Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт»тә яшәргә калыр идем!»

«Сәләт» безне берләштерде, бу зур бәхет түгелме?! дигән җыр юлларын борын астыннан көйләп йөрүчеләр бу җәйдә тагын артты. Казан шәһәренең 17 нче гимназия укучысы Камил Гайсин да шулар рәтендә. Ул быел...

«Сәләт» безне берләштерде, бу зур бәхет түгелме?! дигән җыр юлларын борын астыннан көйләп йөрүчеләр бу җәйдә тагын артты. Казан шәһәренең 17 нче гимназия укучысы Камил Гайсин да шулар рәтендә. Ул быел «Сәләт – Раушан» аланында ял иткән. Аның хис-кичерешләре белән әнисе Гөлнара уртаклаша.
— Лагерь турында туганыбыз Эмиль аша белдек. Ул анда инде берничә ел рәттән бара. Аның киңәшләрен тыңлап, сайттан бәяләмәләрне укып чыккач, барырга карар кылдык. Иң беренче чиратта, без портфолио тутырдык, ә аннары безгә шалтыратып лагерьга узуыбыз хакында хәбәр иттеләр. Улым биш яшьтән бассейнга йөри. Кечкенәдән спорт белән кызыксына. Теннис буенча уңышлары бар. Мәктәпкә дә өлгереше, Аллага шөкер, яхшы. Белем алуга битараф булмавы бик сөендерә безне. Математика фәнен аеруча ярата, быел математика буенча «Олимпиада плюс» бәйгесендә катнашып, җиңүгә ирешүе исә «Сәләт – Раушан» аланына барырга юл ачты.
— Улыгыз лагерьга тагын барырга планлаштырамы?
— Әлбәттә. Ул хәтта: «Мин анда яшәргә калырга да риза», – дип белдерде безгә. Мин үзем дә лагерьне хуплыйм, чөнки, минем уйлавымча, анда тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнгән тәртипле, акыллы балалар ял итә. Күпчелек әти-әниләр белән аралаштым: барысы да балаларына тормышта дөрес юл күрсәтү өчен янып йөри. Әйе, бу – бик мөһим эш! Эчү, тәмәке тарту белән мавыкмасыннар өчен, аларны файдалы шөгыль белән кызыксындырырга кирәк. «Сәләт»тә үзеңне төрле яклап ачар өчен шартлар тудырылган.
— «Сәләт»нең өстенлекләре турында сөйләп китегез әле.
— Гомумән алганда, анда бала ял итеп кенә калмый, ә җәй аенда да тиешле белем ала. 21 нче гасырда программалаштыруны үзләштерү зарур. Белемнәрне тирәнәйтү, яңа дуслар белән танышу, кеше белән аралашу – баланың үсешенә бик мөһим йогынты ясый. Үзебезнең дусларыбызга да «Cәләт»не киңәш итәм хәзер!
Исегезгә төшерәбез: «Сәләт-Раушан» интеллектуаль сәләтле яшьләр академиясенең җәйге сессиясе – фән олимпиадаларында, конференцияләрдә һәм конкурсларда җиңүче мәктәп укучылары катнашында уза торган профиль смена. Лагерьның программасы анда катнашучыларның интеллектуаль, рухи үсешенә юнәлдерелгән. Ул беренче тапкыр 1994 елда Арчада оештырылган.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ