Салават Фәтхетдиновка мактаулы исем бирелде

Җырчы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка «Казанның мактаулы гражданины» дигән исем бирелде. Бу турыда мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Артистка мактаулы исем бирелүе турында  Шәһәр  Думасының 40 нчы сессиясе барышында билгеле булды.

Салават Фәтхетдинов  М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар театр эстрадасы кафедрасы мөдире, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры да әле.

 

Добавить комментарий