Самараның «Яктылык» мәктәбе

Быел ТРның премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Совет рәисе Васил Шәйхразиев Идел буе Федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән Самарада очрашу вакытында татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итте. Аның күп өлеше татар телен саклау һәм үстерүгә, Россиядә тотрыклы мәгариф системасы булдыруга юнәлтелгән.    

«…Таң шикелле якты, туган җирем»

Бүген  Самара  өлкәсендә биредә элек-электән  яшәүче халыкларны  үз телләрендә укытуны саклап калуга зур игътибар бирелә. Татар теле өлкәнең 14 авыл мәктәбендә һәм Самараның үзендә әлегә бердәнбер этнокомпонентлы «Яктылык» мәктәбендә  укытыла. Биредә яшәүче татарлар үз милләтләренең үсеш ачкычын хәзер дә элеккеге кебек үк «Яктылык» дигән тирән мәгънәгә ия булган әлеге белем бирү йортында күрәләр. Быел «Яктылык» үзенең 22-еллыгын билгеләп уза. Үзгәртеп кору елларының җылы дулкыны тәэсирендә 1958 елда ук төзелгән ташландык балалар бакчасы бинасында татар якшәмбе мәктәбе ачыла.   Милли мәдәни-агарту иҗтимагый оешмалары активистларына  әлеге якшәмбе мәктәбен  алга таба җай гына тулыканлы мәктәпкә әйләндереп җибәрү өчен төрле структуралырның бусагасын шактый таптарга туры килгән. Бәхеткә каршы, бөтен халыкларның милли үзаңы үсеш кичергән чорда татарларның тавышын ишетәләр һәм тиздән «Яктылык» урта гомумбелем бирү мәктәбе үзенең ишекләрен  ача.

Мәктәп ачылуның башлангыч чорында «Ак бәхет» татар радиосы, аның директоры Шамил Баһаутдин һәм алып баручы Наиля Шамили бик зур роль уйный. 10 ел дәвамында атнага 14 әр сәгать татарча тапшырулар алып барыла.  Һәр  тапшыру барышында татар балаларын татар мәктәбенә җәлеп итү максатында зур эш башкарыла.

«Яктылык»ның гаҗәеп тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге хакында без мәктәп педколлективы белән очрашып сөйләштек. Үсешнең яңа этабына күчү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Мәктәпнең таләпчән, сабыр холыклы әле күптән түгел генә үзенең 46 яшен тутырган директоры Радик Газизов  алдында торган төп мәсьәлә әнә шул бүгенге көндә.  Әңгәмә вакытында ул берничә тапкыр мәктәпнең элеккеге директоры  Харида Дашкинаның исемен телгә алды. Мәктәп нәкъ менә аның гадәттән тыш тырышлыгы нәтиҗәсендә ачыла  һәм  бөтен шарты килгән спорт, хореография заллары һәм укучылар өчен башка уңайлыклар тудыру максатыннан иске бинага  янкорма төзү өчен рөхсәт алына. Ярый әле, абрулы татар химаячылары гына түгел, өлкә  һәм шәһәр җитәкчеләре дә элек-электән бу җирләрдә  яшәүче татарларның ниятләрен дөрес аңлый.  Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: Самара өлкәсенең бүгенге губернаторы Дмитрий Азаров, шәһәр башлыгы чагында ук әлеге уку йортының матди  базасын үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Уртак тырышлык нәтиҗәсе шуңа китереп җиткерә ки,  хәзер инде «Яктылык»ның уңышлары хакында өлкәдә генә түгел, ә аннан читтә дә беләләр. Ул Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасында, ә аның директоры  «Ел директоры» дигән мактау билгесенә ия.

Кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче әлеге мәктәп бүген инде үзенә реклама ясау белән шөгыльләнми, әмма «Яктылык»тагы укытуның һәм тәрбиянең  сыйфаты турындагы уңай фикерләр  шул тиклем көчле, күп кенә әти-әниләр алдында баланы беренче сыйныфка кая бирергә дигән мәсьәлә хәтта тормый диярлек.

– Бездә көн саен юлга сәгать ярым, икешәр сәгать вакытларын сарыф итеп, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр килә торган балалар да бар.   Монда укырга теләүчеләр бихисап. 2017 елдан башлап беренче сыйныфка икешәр түгел, ә өчәр сыйныф кабул итә башладык. Киләсе уку елында 200 дән артык бала килүе көтелә. Моның өчен өстәмә параллель сыйныфлар ачабыз. Яңа 2019/2020 уку елында 590 бала укыту планлаштырыла, – ди  Радик Газизов.

Директор һәм аның урынбасары белән сыйныфлар буйлап йөри-йөри, укучылар белән танышабыз. Шул рәвешле мин Туган тел көненә багышланган ачык дәрестә катнашам, милли бию ансамбеле чыгышын карыйм, музыка кабинетында кубыз дәресен тыңлыйм һәм КВН командасының чыгышын тамаша  кылам. Иң тәүдә мине нәрсә шаккаттырды:   исеме җисеменә туры килә мәктәпнең — бөтен балалар да нур чәчеп тора.  Юкка гына «Яктылык»та укымыйлар шул алар. Хәзерге интернет, рус, инглиз телләрендәге компьютер технологияләре заманында  тагын шунысы гаҗәп,биредәге балалар барысы да туган телдә бик йөгерек, иркен сөйләшәләр һәм җыр-моңга һәвәсләр, моңлылар. «Бу очраклы түгел, – ди безгә укучыларының осталыкларын күрсәткән хореограф һәм ритмика укытучысы Инзилә Гыйззәтуллина. – Сезгә сер итеп кенә әйтәм,  директорыбыз да бик матур тавышлы».

Баксаң,  чыгышы белән Самара өлкәсенең  Клявлин районыннан булган Радик  Рәвгатовичның беренче белеме музыка белән бәйле икән.  Белгечлеге буенча  дирижер буларак, җыр дәресләре алып бара һәм 50 елга якын үзенең иҗаты белән якташларын сөендереп килүче «Ялкынлы яшьлек» халык  ансамбеленә йөри. «Александр Ключаревның  Гөлшат  Зәйнәшева сүзләренә язган «Туган җирем — Татарстан» — яшь чагымда   иң яраткан җырым  иде, – ди  Радик Рәвгатович һәм салмак кына көй башлый: «Идел ярларына нурлар сибеп/ Матур булып ата бездә таң./ Таң шикелле якты Туган илем,/ Бәхет биргән җирем — Татарстан».

Егерме биш ел элек, яшь җырчы башкаруында шушы җырны ишетеп, легендар Харида Габдудзяновна Дашкина аны мәктәпкә җыр укытучысы итеп чакырган да инде.     Радик  Газизовның   педагог карьерасы шулай башланып китә. Үзе ул бу хакта:

– Шул вакыттан бирле минем тормышым  мәктәп белән тыгыз бәйләнде. Музыкага һәм татар җырына булган мәхәббәтем   укучыларның җыр бәйгеләрендә актив катнашып танылуларына этәргеч ясады.

Моннан тыш, җыр дәресләре әз булганлыктан, ул физкультура да укыта, ачык дәресләр дә күрсәтә. Шундыйларның берсе, Сабантуй дәресе, аңа «Ел укытучысы – 2003» конкурсында җиңү китерә. Аннан соң өлкә һәм Әстерхан шәһәрендә зона этабында, Түбән Новгородта физкультура укытучыларының Бөтенроссия бәйгесендә дә җиңүләр яулый. Бу әле  катлаулы педагог юлының нибары башы гына була.

Берничә елдан соң  Радик Газизовка «РФ нең мактаулы мәгариф хезмәткәре» дигән исем бирелә, шуннан соң аңа мәгариф системасында   чиновник булырга туры килә. Башта ул Самараның мәгариф департаментында, ә соңрак Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән  министырлыгында  эшли. Дәүләт структураларында оештыручы буларак хезмәт куйган ул чор яшь педагогка зур тормыш мәктәбе булуы бәхәссез.  Ул вакытта инде яшь директорның Самара дәүләт университетында алган икенче юридик белеме дә була.

– Шулай да чын мәктәп, укучылар, укытучылар белән турыдан-туры аралашу мине һәрвакыт үзенә тарта иде. 2012 елда  Самара өлкәсенең  «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Мәгариф департаментыннан Самарадагы бердәнбер татар мәктәбен җитәкләргә чакыру алгач, мин тамчы да икеләнеп тормадым.  Ул вакытта мәктәпне җитәкләгән Мәгдания Мидхәт кызы Абдрахимовага  бәяне тиешенчә бирергә кирәк. Ул югары квалификацияле, бердәм,  кече күңелле коллективны саклап  калу белән беррәттән,  мәктәпнең матди базасын арттырып, ныгыта да алды, – ди Радик Равгатович.

Харида Габтулзяновна башлаган эшне — мәктәткә төп бинасына караганда мәйданы  өч тапкыр зуррак булган янкорма төзүне  нәкъ менә аңа төгәлләргә туры килә.  – Әлбәттә инде,  мондый  коллективта, шундый  база белән эшләве аңа җиңелрәк була. Укучылар саны арта барган саен, яңа кадрларга ихтыяҗ туа, мәктәпкә яшь укытучылар килә. Бер үк вакытта укытучы дипломы алып үз укучылары да кайта башлый.

Менә шундый тенденция бар: ир-ат җитәкче үз артыннан ир-ат укытучыларны әйди. Монда да ир-ат укытучылар арта – коллективтагы 38 педагогның 11 е ир-ат. Бу төрле сәбәпләр аркасында балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар булган гаиләләр өчен аеруча мөһим, бу очракта бигрәк тә малайларга ир-ат тәрбиясе җитми. Бүген «Яктылык» мәктәбендә  физкультура, хезмәт, тарих, физика, информатика, музыка һәм хореография  дәресләрен ир-егет педагоглар алып бара.  «Безгә, берсүзсез,  финанс ягыннан аларны мәктәптә тоту җиңел түгел. Чөнки хезмәт хакы гаиләне тотарлык булырга тиеш», – дип шәрехли Радик Равгатович.  Ул үзе  дүрт бала атасы,  «Ел ир-аты – 2016» бәйгесенең «Ир-ат — гаилә башлыгы» номинациясе җиңүчесе,  «Ел ир-аты — 2018» өлкә  конкурсының   «Җитәкче» номинациясендә җиңүче, «Әтиләр советы» әгъзасы, Самара шәһәренең Иҗтимагый палата әгъзасы буларак  ул моны кемгә караганда да яхшырак белә. Нәкъ менә аның тәкъдиме белән, шәһәрдә беренчеләрдән булып, мәктәптә Ирләр клубы актив эшли башлый. «Яктылык»ның үзенчәлеге шунда, ул белем биреп кенә калмый, бер үк вакытта гаиләдә, җәмгыятьтә лидер булган чын ир-егетләр тәрбияли.

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

Татар теле укытучыларын җәлеп итүдәге кыенлыклар турындагы сорауга директор, бүген туган телне (татар телен) «Яктылык» та  11 укытучы укыта дип җавап бирде. «Билгеле, туган телне укытырга дип беркем дә Казаннан Самарага махсус күченми. Шулай да безнең төп татар теле укытучылары үз вакытында Самара өлкәсендә авыл мәктәпләрен тәмамлаганнан соң Татарстан вузларында укыган кешеләр. Бүгенге көндә алар югары  квалификацияле белгечләр. Үзебез укытып чыгарган укучылар Самарада яки Казанда югары педагогик белеп алып, үзебезгә үк эшкә кайтсалар без аеруча сөенәбез». Безнең мәктәптә татар теле укытуның барлык баскычларында да өйрәнелә: 1 нче сыйныфларда сыйныфтан тыш эшчәнлек кысаларында, 2 нче – 11 нче сыйныфларда предмет буларак.   «Яктылык» базасында якшәмбе мәктәбе эшли. Анда үзенең туган татар телен өйрәнергә теләүчеләр йөри. Төркемнәрдә йөрүчеләрнең яшьләре төрле   –  кечкенәләрдән алып, өлкә яшьтәгеләргә кадәр. Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләрне Татарстан Республикасының  атказанган укытучысы  Нурзида Ахмедзяновна Фәйзуллина укыта.

Директордан укучыларының милли составы хакында да белештек,   аларның 90%ы татар гаиләләреннән икән. Арада катнаш гаиләләр дә бар ди.  Алар баланың ике тел белүе өстенә тагын бер чит телне өйрәнүләре, ягъни өч тел белүе  яклы. Биредә   кыргыз, казах, таҗик, үзбәк, төрекмән, азербайҗан, рус, евреи балалары да бар. Алар да телне белү ягыннан   татар балаларыннан бер дә калышмыйлар. Шулай ук олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә катнашалар. Әйтик, милләте буенча кыргыз булган 9 нчы сыйныф укучысы Айтурган Осмонова, Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призеры.

«Яктылык» мәктәбендә татар телен өйрәнү Кадрия Фатхуллова китабы буенча алып барыла.  Мондый дәреслекләр белән тәэмин ителүдә татар теле укытучылары ТР Мәгариф министрлыгының зур ярдәмен тоя. «Туган телне өйрәтүдәге ярдәмнәре өчен без Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Шушындый ярдәм нәтиҗәсендә татар теле  кабинетында интерактив такта барлыкка килде. Моңа кадәр интерактив  җиһаз белән  башлангыч мәктәпнең  9 кабинеты, һәм физика кабинеты җиһазланган иде,  ә татар теле  кабинетын җиһазларга  акча юк иде. Заманында ул Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры  Энгель Фаттаховның бүләге булды, диләр алар. – Хәзер инде балалар мондый җиһаз барлык кабинетларда да булса икән, дип хыяллана.  ФГОС стандартлары буенча, безнең педагоглар дәресне балаларда   коммуникатив  сәләтләрне үстерерлек итеп  уздырырга тырышалар. Моның өчен, һичшиксез, дәрес мәгълүмати яктан бай һәм кызык булырга тиеш. Заманча җиһаз һәм  инновацион  алымнарны файдалану  мөмкинлеге булу яхшы. Шунсыз алга таба хәрәкәт юк.

Ватанпәрвәрлек буш урында тумый  

Бүген Самара өлкәсендә 15 татар иҗтимагый оешма һәм милли-мәдәни автономия эшли. Мәктәп җитәкчелеге алар белән тыгыз элемтәдә яши. Ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча  олимпиадалар, фәнни конференцияләр, татар сәнгать коллективлары катнашында «Мирас» халыкара фестивале, татарча көрәш буенча турнирлар, «Чак-чак party» дип аталган яшьләр кичәләре уза.

Мәктәпнең «Фәтхи» театр түгәрәгендә балалар тамашалар әзерлиләр, һәм шуның белән шәһәр мәдәният йортының зур сәхнәләрендә 23 февраль, 8 Март,  Яңа ел,   «Сөмбелә», «Мәүлид», «Нәврүз», «Сабантуй» бәйрәмнәрендә   һәм өлкә чараларында чыгышлар ясыйлар. 9 майда Җиңү көненә багышыланган  зур театраль тамашалар белән  бөтен Россиягә танылган Гали авылына бару матур бер гадәткә әверелде. Балалар иҗаты, аларның актерлык осталыгы берәүне дә битараф калдырмый. Бөтен кешегә дә таныш булган сугыш темасының  күңелләрне кузгатып, җанны телгәләве бәхәссез. Шуңа да тамашачылар бу чыгышларны һәрвакыт дулкынланып карый.

Шулай итеп,  сыйфатлы белем бирүдән тыш, «Яктылык» мәктәбендә балалар иҗтимагый активлык дәресләре дә ала. Чараларга әти-әниләр дә тартыла, алар балалар белән бергә бөтен бәйрәмнәрдә дә, Сәламәтлек көннәрендә дә, бөтен өмәләрдә дә  катнаша. «Чайка» чаңгы базасында узган «Сәламәтлек көне — 2018» дип аталган чарада Самара өлкәсе башлыгы    Дмитрий Азаров мактаулы кунак  булды.

Күптән түгел мәктәп тормышында тагын бер яңалык барлыкка килә: хәзер шимбә өмәләре вакытында алар үзләренең күршеләренә ярдәм итә. Күмәк хезмәт сый-хөрмәт белән тәмамлана – үлән чәе һәм зур казанда пешкән хуш исле пылау.

– Шундый чараларның берсенә безгә Самара шәһәр округы башлыгы урынбасары – Самара шәһәр округы администрациясенең мәгариф департаменты җитәкчесе Елена Чернега килде һәм безнең тәҗрибәне өйрәнергә, җәелдереп җибәрергә дигән нәтиҗә ясады.  Чөнки  толерантлык һәм ватанпәрвәрлек шундый уртак эшләрдән туплана.

Безнең җәмгыятьтә, төрле халыкларның бер-берсе белән дустанә-тату яшәү проблемасы белән беррәттән, яшь гаиләләрнең күпләп аерылышуы һәм шул сәбәпле демографик активлыкның кимү проблемасы тора. Берәүгә дә сер түгел:  күпләп бәхетле балалар тусын өчен, гаиләләр ныклы булырга тиеш. Бу уңайдан Самара һәм Тольяттида үсеп килүче яшь буынны төрле милләтләргә һәм аларның мәдәниятенә хөрмәт хисе рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән  «Мы все – большая семья» дигән темага  интерактив  чаралар уздырыла. «Этникара журналистика гильдиясе» һәм «Дуслык» проекты иҗтимагый ошмалар ярдәмендә өлкәдә өченче елын тормышка ашырыла. Гаилә кыйммәтләрен саклауга бәйле  программаларга «Яктылык» мәктәбе дә үз өлешен кертә.   Әйтик, шундый  чараларның берсе булган «Никах-фест» бәйрәмендә  «бал-май каптыру» йоласы тәртибе, кызлар өчен  дизайнерлар әзерләгән кием  тупланмасы   күрсәтелде. Аларны оештыруда һәм уздыруда хезмәткәрләр һәм әти-әниләр ярдәм итә. Өлкән сыйныф укучылары исә алыштыргысыз волонтерлар. Мондый чаралар балаларда милли гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.

Яктылыклар татар халкының тарихы белән бик кызыксыналар.Бәхеткә каршы,   Самара өлкәсенең Ставрополь  районында  XI-XIII гасырларда Идел Болгарстанының иң эре шәһәрләреннән берсе булган Муром  шәһәрчеге урнашкан булган. Болгар шәһәрчеге Муром – ул бөтен Идел буе өчен гаҗәеп   тарихи-мәдәни мирас һәйкәле булып тора. Соңгы 25 ел эчендә аның территориясендә П.В.Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи – төбәкне өйрәнү музее тарафыннан археологик тикшеренүләр уздырыла. Казу эшәренә Самара өлкәсе студентлары һәм мәктәп балалары җәлеп ителә. Елың-елында бу эштә «Яктылык» мәктәбе укучылары да катнаша. Муром шәһәрчегендә казу эшләре вакытында табылган   материаллар   әлеге музейның археологик экспозициясенә тапшырыла. Күп кенә мәкаләләрдә һәм халыкара, Бөтенроссия конференцияләрдә (шул исәптән Татарстан Республикасында уздырылганнарда) яңгыраш таба.

Очрашу ахырында мин әдәп саклап кына, «Яктылык» мәктәбе укучыларын бәхет бассын өчен нәрсә кирәк, дип  кызыксынып куйдым.   Бу четерекле сорауга директор бик тыйнак кына җавап кайтарды:

– Без шәһәр, Самара өлкәсе һәм  Татарстан Республикасы җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез. Тиешенчә эшләү өчен бездә кирәк булган бөтен нәрсә җитешле, шулай да күптәнге бер хыялыбыз бар – ул да булса, робот  техникасы кабинетын җиһазлау. Һәрвакыт   актуаль проблемалар туып тора: укучылар контингенты арткан саен яңа сыйныфлар өчен кабинетлар җиһазларга яки физика һәм химия кабинетларын яңартылган таләпләргә туры китерергә кирәк. Балаларны робот техникасы белән эш итәргә өйрәтү теләгебез зур: әгәр дә без моны бүген эшләмәсәк, ул чагында техник күзлектән караганда, алар үз яшьтәшләреннән калышачаклар. Ләкин боларның бәясе әлегә безнең бюджет күтәрерлек түгел.

Миңа  аның 396 укучысының һәркайсының булган кебек  үк Радик  Рәвгатовичның да глобальрәк хыялы бар кебек тоелды.  Әмма чып-чын татар кешесе буларак, ул тыйнаклык күрсәтә. Мәктәпнең оператив  идарәсенә күршедәге элеккеге кичке мәктәпнең бинасын биргәннәр. Тик реконструкция таләп ителгәнгә күргә,  әлегә анда дәресләр алып барырлык түгел. Хәзерге вакытта әлеге  проект  өстендә эш бара.

Мин исә, татар мәдәни-агарту иҗтимагый оешмаларның күп кенә активистлары, эре эшмәкәрләр һәм дәүләт структуралары вәкилләре  белән аралашкан кеше буларак,  әйтә алам, алар һәммәсе дә бу бинаның  Самара өлкәсендәге әлеге уникаль мәктәп өчен зарурлыгын һәм тиз арада файдалануга тапшыру кирәклеген  аңлыйлар.

2018 елда хезмәт потенциалы үсеше дәрәҗәсе буенча  Россия Федерациясе субъектлары  рейтингында Самара өлкәсе алтынчы урынны били. Татарлар башка милләт вәкилләре белән берлектә төбәкнең  барлык икътисади тармакларында хезмәт куеп, халыкның экономик активлык дәрәҗәсен күрсәтәләр. Башка милләт вәкилләре белән беррәттән,  татар халкының күп кенә ул һәм кызлары бу төбәкнең горурлыгы булып тора.       Бөек Ватан сугышы елларында Куйбышев өлкәсе Ватанга өч татар   Советлар Союзы Герое – Рәүф  Кутуев, Ольга Санфирова һәм Мәхмүт Аиповны биргән. Тыныч тормышта исә Әхмәд Мустафинов, Абдулла Сабирҗанов, Әхмәт Ахмеров һәм Шамиль Мөхәмәтдиновлар фидакяр хезмәтләре өчен  Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ирешә. Өлкәнең меңләгән  татарлары  хезмәттәге өчен орден  һәм медальләр белән бүләкләнгән, халык хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәсендә мактаулы исемнәргә лаек  булган.

Бүген дә милләттәшләребез халык хуҗалыгының төрле тармакларында, фән өлкәсендә булсын, мәдәнияттә, социаль сферада булсын, тырышып  хезмәт куя. Харида Дашкина, Әнвәр Бульхин, Саля  Вагизова, Сания Каюмова, Равил  Әхмәтов, Ваих  Мөхәммәтшин, Ильгиз  Колючев, Хабил  Бикташев, Шамил  Баһаутдинов, Азат  Надиров, Рәшит  Абдулов кебек  бик күп якташларыбызның исемнәре Самара өлкәсендә генә түгел   аннан читтә дә мәгълүм.

Бүген татар җәмәгатьчелегенең  безнең белән аралашкан вәкилләре ике эре төбәк. Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсенең  җитәкчеләре әлеге максат өчен җир бүлеп тагын бер яңа мәктәп төзү мәсьәләсен хәл итә алырлар дип өметләрен өзми. Самара өлкәсе, Камышлы районында узачак   Бөтенроссия авыл Сабан туенда да,  бәлкем, бу мәсьәлә уңаеннан сүз булмый калмас. Башта рәсми булмаган шартларда, аннан соң сәяси яктан хәл ителгәч,  Самара эшмәкәрләре дә бу эшкә үзләренең матди өлешләрен кертер дип ышанасы килә. Чөнки яңа инновацион таләпләрне исәпкә алып төзеләчәк  яңа «Яктылык» мәктәбендә нәкъ  менә аларның балалары һәм оныклары  уку  һәм туган татар телебезне өйрәнү мөмкинлеге алачак бит.

Сөмбел ТАИШЕВА

Добавить комментарий