Логотип Магариф уку
Цитата:

Лилия Әхмәтҗанова: «Татар мәктәпләрендә укыган балалар югары балл ала»

–  Кошлар сайраганын  тыңлаганыгыз  булдымы, балалар? Һәркайсының  үз  теле бар, әйеме? Сандугач,  күгәрчен «телен» карганыкы белән  һичкем бутамас...    &...

–  Кошлар сайраганын  тыңлаганыгыз  булдымы, балалар? Һәркайсының  үз  теле бар, әйеме? Сандугач,  күгәрчен «телен» карганыкы белән  һичкем бутамас...
        Без йотлыгып укытучы апаның һәр сүзен күңелебезгә сеңдереп утырабыз.
– Кошларның үз теле булган кебек...
 –  Безнең дә үз телебез бар,  – дип өстибез бертавыштан.
 –  Ул нинди тел әле? – дип, тагын да җанландырып җибәрә безне укытучы апа.
 –  Әниемнең теле...  әтинең дә теле ул...
 –  Ата-бабадан  калган  Ана  телебез, – дип күтәреп  ала  ихлас җавапларыбызны укытучы апа. – Без бүген үзара  бөек татар телендә аралашабыз...
       Әнә шулай укытучы апаның һәр дәресе кабатланмас уза иде. «Телне  белгән – сандугачтай  сайрар, белмәгәннәр карга  халәтендә калыр», – дигән сүзләре  күңелгә  бигрәк  тә  тирән  уелып  калган...  Кошлар  образын куңелгә сеңдереп, телләр дөньясына  алып  кергән  икән ул безне. Сандугач булмасам да, ана телебездә сөйләшә, яза, аралаша алам.

  • Мәктәпләрдә милли телдә укыту кимегәч, бала күңеленә Тукай аһәңен,  Илһам моңнарын ничек сеңдерергә? Ана телен һәм милли мирасыбызны, Җәлил  кебек шәхесләребезнең  иҗатын  киләчәк буыннарга  ни  рәвешле  җиткерергә? – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының  милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗановага  сораулы  карашымны юнәлтәм. Сарман районының бәрәкәтле туфрагында аунап үскән гади авыл кызы ул. Алабуга педагогия институтында тарих һәм җәмгыять белгечлеге буенча гыйлем алган. Аннары  егерме елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, соңгы өч елда министрлыкта идарә  башлыгы булып эшли.  Ә кәнәфигә утырган  кеше  тиз  үзгәрүчән  була, татарчасы-русчасы бер булыр... Ләкин бу сүзләрне  Лилия ханымга  карата  әйтә  алмыйсың.   Саф татарча сөйләшүе, мөгаллимәләргә хас якты йөз белән каршы алуы белән мәктәп елларын  хәтердә яңартучы да ул.  Йотлыгып Лилия Марс кызы сөйләгәннәрне тыңлыйм.  

  •  Ана телендә  аралашуымның  сере  гади, – ди ул.  – Мин бит саф  татар авылында туып үскән кыз, урта  мәктәптә барлык фәннәрне дә татарча укыдым... Дөрес, институтта ике телне дә  белү кирәк.


Дәресләрне  русча алып  барган  очракта  да, тәнәфестә  үзара  аралашканда  «балалар, мин  русча белмим бит» дип,  шаяртып куям.  Ә алар шунда ук татарча сөйләмгә күчәләр иде. Моңа кадәр ел ярым Казандагы Фатиха Аитова исемендәге кызлар гимназиясен җитәкләдем, укыттым. Татар телен белү миңа беркайчан да комачаулык итмәде. Киресенчә, аның ярдәмен һәрдаим тоеп яшим. Шуңа күрә мәктәптә милли телләрдә уку кемгәдер зыян сала, чыгарыш  имтиханнарын  бирүдә  киртә  булып  тора дип һич тә әйтә алмыйм. Соңгы БДИ нәтиҗәләрен карасак, татар мәктәпләрендә  укыган татар балалары  югары баллар алды. Милли мәктәпләрдә белем алган, әмма тормышта  үз урыннарын тапкан  татар галимнәрен, табибларын һәм башка һөнәр ияләрен саный китсәк тә...
   Лилия ханым хаклы, әмма яңа чорга кердек, мәгариф  бер калыпка салынды – уку-укыту эшләре бер телдә алып барыла. Моның өстенлекле яклары да бардыр, әлбәттә.

  • Халыкны ана теле, моңы яшәтә, бер милләт итеп саклый, – дип, йомшак  кына  сөйләвен  дәвам  итә ул. – Миңа калса, бүгенге көндә белемне туган телдә бирү,  ә дәүләт  телендә ныгыту отышлырак булыр иде кебек.

  • Ни өчен? – дип кызыксынам.

  •  «Әни» диеп теле  ачылган, әйтик, татарча фикерләгән бала русча төгәл  җавап  бирә  алырмы? Йә  булмаса, гомер  буе  татарча укыткан педагогның  кисәктән русчага  күчеп, балаларга сыйфатлы белем бирә алуы да икеләнү уята. Аның  дәреслекләре дә кирәк бит әле. Шуңа да саф татар авылларында  балаларга фәннәрне  русча  укыту миндә  сорау тудыра.


 Күпләрне  борчый  торган  сораулар бу. Ләкин  сулар кирегә акмый, тауларны да урыныннан күчереп булмый. Ә дәреслекләр эшләү проблема түгелдер, дигән уйлар баштан уза. Үзем җитәкче ханымны тыңлыйм, ә карашларым ак  кәгазь  битләренә  сибелгән  саннарны барлый.  Бу юнәлештә 2014 елда башланган эшчәнлекләре этаплап, өлешләп гамәлгә ашырыла  икән. Дәреслек  язу сөйләнү генә түгел шул. Галимнәр, белгечләр, экспертлар бу хезмәткә җәлеп ителгән. Татар теле, әдәбияты дәреслекләре, төрле юнәлештә эшләп килүче татар мәктәпләре, рус телендә белем алучы татар  һәм  рус телендә белем алучы башка милләт балалары өчен дәреслекләр эшләнгән. Россия Мәгариф министрлыгы раслаган дәреслекләрнең федераль исемлегенә теркәлү узган 89 дәреслек бар. Татарстан китап нәшрияты белән бергәлектә, хәзер  математика, алгебра, геометрия кебек төгәл фәннәрнең тәрҗемәи дәреслекләрен эшләүгә керешкәннәр. Фәннәр академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теленнән заман таләпләренә туры килгән яңа буын дәреслекләр эшләнә.
 – Россия Мәгариф  министрлыгының махсус комиссиясе  дәреслекләрне  энә күзеннән үткәргәннән соң  федераль исемлеккә кертә, – ди  Лилия ханым, кызыксынуыма җавап эстәп. –  Бу эшчәнлек  дәвамлы булыр, киләсе елда 5–9 нчы сыйныф  укучыларына  дәреслекләр  әзерләүне, 1–4 нче сыйныф  укучыларына  әдәбият  дәреслекләрен  эшләп теркәтүне максат итеп куябыз. Дәреслекләрнең  басма һәм электрон  вариантын, укытучы китабын  булдыру да күздә тотыла. 
 Әлбәттә, без республикабызда яшәүче барлык милләт вәкилләрен дә  бер дәрәҗәгә куеп карыйбыз; мари,  чуваш, мордва, удмурд, башкорт  булсын, аларга туган телләрен өйрәнүдә министрлык тарафыннан ярдәм күрсәтелеп килә.  Милли нигездә махсус сыйныфлар тупланмаганда, аларга якшәмбе мәктәпләренә йөрү мөмкинлеге тудырыла.   Әйтик, бездә яшәүче  кардәш башкорт балалары өчен киләсе елда Яр Чаллыда  махсус  сыйныф ачу уебыз да бар. Бары тик ата-аналарның активлыгы кирәк. Без үз чиратыбызда Россиянең  татарлар тупланып яши торган төбәкләрендә булып,  мәктәпләрдә уку-укыту юнәлешендә, татар теле,  әдәбияты  һәм башка дәреслекләр  белән тәэмин итүдә хәлдән килгәнчә булышырга тырышабыз. Махсус дәүләт программалары кысаларында Россия төбәкләрендәге мәктәпләр өчен федераль исемлеккә кергән 7 млн сумлык  дәреслекләр алынды. Бу аз булса да безнең тарафтан ярдәм, һәм ул ел саен күрсәтелә.
Февраль аенда Ульяновск өлкәсендә  туган  телләр  форумы  үткәрелгән.  «Анда да безнең катнашу  милләттәшләр күңеленә хуш килде, – ди Лилия  ханым. – Кайда гына  булсак  та,  Татарстаннан  вәкилләр  булу,  татарларның тормышы, яшәү, белем алу рәвеше белән танышу  җирле хакимиятне дә уятып җибәргәндәй итә.  Әйтик, Чиләбедә  татар мәгарифе көннәре узу һәм анда безнең  катнашуыбыз эзсез калмас. Бу төбәктә татар сыйныфлары  ачу  турында  килешенде... Пенза, Киров, Ульяновск, Чиләбе, Омск өлкәләрендә, Пермь, Чувашия, Башкортстанда яшәүче ата-аналар һәм укытучылар ана телен саклау мәсьәләсендә  активлык күрсәтәләр».

  • Туган  телдә белем бирүнең нигезен сакларга тырышасыз, – дим Лилия  ханымга.

  • Әйе, бу нигезне халкыбыз гасырлар буе  салган. Милләтебез һәрчак мәдрәсәле, белемле булган. Телебезнең язма мирасы Болгар чорына барып тоташа. 90 нчы елларда милли мәгариф үсеше өчен янып йөргән, милли уку йортлары ачу өчен көч куйган шәхесләребез алдында баш иябез. Әлеге бай мирасны саклау, югалтмау, тапшыру – изге бурыч.



– Милли телләрне саклау, милләтара татулыкка ирешүдә Бөтендөнья татар конгрессы, Халыклар дуслыгы йорты, милли-мәдәни автономияләр кебек иҗтимагый оешмалар  белән  кулга-кул тотынып, матур гына эшләп  килүегезне ишетеп беләбез.  Республикабызда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак  игълан  ителгәннән  соң,  мәгариф  тормышына  яңа сулыш   өрелгән кебек булды...
    – Милли мәгариф хезмәткәрләре өчен туган телләр турында кайгырту дәвамлы, һәрдаим башкарыла торган  эшчәнлегебез. Ел саен  кырыктан  артык конференция, төрле чаралар үтә, – ди ул. – Анда катнашучы  балалар  саны ун меңнән артып  китә. Бу  чаралар  татар, мари, чуваш, удмурт  телләрендә дә үткәрелә.  Быел, әлбәттә, ул  тагы  да  күбрәк  чараларны үз эченә ала. Активлашуыбызга килгәндә, Татарстан Президенты  каршындагы  туган  телләрне  саклау  һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен оештыру бик нык этәргеч булды.
Һәм бу  чаралар –  конференцияләр, конкурслар  белән генә чикләнми, монда уку йортларының, мәктәпләрнең һәм татар телендә тәрбия бирүче балалар  бакчаларының  материаль-техник  базасын ныгытуга да нык игътибар бирелә икән.
«Иң сөендергәне, туган телләргә игътибар арта, район, мәктәп, авыл күләмендә, мәдәният  хезмәткәрләре  белән берлектә дә бик  күп чаралар уза,– ди  милли  мәгариф  идарәсе  башлыгы. – Әйтик, Балтачта  Муса  Җәлил  конференциясе  булып  узды, Баулы төбәге исә якташлары Фәнис Яруллин  иҗатына бәйле чаралар  үткәрде, Арча халкы Тукай конференциясен уздырырга җыена.  Болар  бер  татар телләре һәм татарлар белән генә чикләнми, әлбәттә. Төрле милләт вәкилләре яшәгәнлектән, һәммәсен дә  колачлый».
Лилия ханым Аксубайда чуваш язучылары, журналистлар белән, Кукмарада – удмуртлар,  Балтачта – удмуртлар һәм марилар, Баулы төбәгендә  күрше  Башкортстан  татарлары, кызыклы  шәхесләр  белән  очрашулар  узуы  турында да  сөйләде. «Урыннардагы  хакимиятләр мәгариф хезмәткәрләре һәм халык  белән  кулга-кул  тотынып  эшләргә  тиешләр, – дигән фикерен белдерде  ул. – Һәм  без  шулай  эшләргә  тырышабыз  да. Безнең  эшчәнлегебез  быелгы  Туган  телләр елы  кысалары  белән генә тукталып  калмас, дәвамлы булыр дип ышанабыз...»

  • Моннан берничә ел элек, 2030 елга кадәр Татарстанда милли мәгарифне үстерү концепциясе  расланган иде, – дим. – Анда куелган бурычлар байтак,  күрәм, алары да тормышка ашып бара... 

  • Проектларга килгәндә, без аны әйтеп үттек инде, аның иң беренчесе –дәреслекләр, икенчесе – укытучы  кадрлар булдыру, –  ди ул. – КФУ базасында Г.Тукай исемендәге югары мәктәп  ачылды һәм анда бүгенге көндә 368 – рус һәм татар телләрен камил белгән  булачак укытучыларыбыз  белем  ала. Аларны  районнарның  юлламасы белән бюджет исәбеннән  һәм укытучыларга  булган  ихтыяҗдан  чыгып  әзерлиләр.  Соңыннан  бу  укытучылар  шушы төбәкләргә  кайтып эшләргә тиеш булалар. Тагын бер юнәлеш – мәктәпләрдә  эшләүче  укытучыларның профессиональ осталыгын даими күтәрү. Яңа дәреслекләр кертелү сәбәпле, укыту методикасын  аңлату буенча семинарлар оештырыла. Бу эштә Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм   өстәмә  белем  бирү  үзәге  белгечләре катнаша. Милли проектларның күбесе дәүләт программасы кысаларына  кертелгән.


Аннары сүз үзеннән-үзе Интернет дөньясына килеп кушылды. Узган ел пандемия  шартларында  балаларны мәдәни үзәкләргә күпләп  җыярга  ярамаганлыгы хакында искәртеп узды. «Очрашуларны, хәтта дәресләрне Интернет аша үткәрдек, – ди ул. – Интернетка  күчүнең  уңай нәтиҗәләре белән бергә тискәре яклары да бар. Милли мәктәпләрдә фәннәрне татарча укыту өчен интернет-платформа юк. Шул сәбәпле, укытучылар һәм укучылар «Открытая школа», «Онлайн-школа»  платформасына күчеп утырдылар. Бу безнең өчен яңалык иде, шуңа да баштагы мәлдә  җиңел булмады».
– Балаларны махсус  экраннар алдында утырту бик үк дөрес тә түгелдер, – дигән фикеремне җиткерәм...
– Экран артындагы баланың  ни белән мәшгуль булуын   без  белмибез, – дип дәвам итә Лилия ханым. – Әти-әниләр дә  педагогларны  алмаштыра алмыйлар.  Уку процессында балаларның  укытучылар  белән турыдан-туры аралашуы гына уңай нәтиҗәләр бирә.
   Мәктәпләрдә туган  тел фән буларак укытылырга тиеш дигән Россия министрлыгыннан  килгән  күрсәтмә  барлыгына  да игътибарны  юнәлтте  милли мәгариф идарәсе башлыгы. Туган телләрне өйрәнү белән бәйле 317 нче Федераль канун кабул ителгәннән соң, балаларын туган телдә укыту-укытмау хокукы  әти-әниләргә бирелде. Балаларның 65 проценты бүген татар телен туган тел буларак өйрәнә... Күптән  түгел генә Самарада  ачылган  яңа  мәктәпкә йөрүче  йөздән артык баланың ата-аналары туган тел буларак татар теле укытуны сорап гариза язган. «Бу инде якшәмбе мәктәпләренә генә кайтып калу дигән сүз түгел, – ди милли мәгариф  идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы. – Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез  татар телен саклауга җитди карыйлар...»
Бүгенге  көндә  балаларның татар телендә сөйләшүе, аралашуы әти-әнидән башлана һәм укытучының ничек итеп белем бирүенә килеп тоташа.
Әгәр дә  укытучы  итагатьле   итеп  татар дөньясына  алып керә икән, бер бала да телләр өйрәнүгә каршы булмас...

    Әңгәмәдәш –Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ