Логотип Магариф уку
Цитата:

САРЫ ТАУЛЫ САРАТОВ

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә әлеге мәктәпнең исеме, яңача яңгыраш алып, Советлар Союзы Герое Г.Г.Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе дип үзгәртелде. Саратов шәһәренең тап уртасын...

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә әлеге мәктәпнең исеме, яңача яңгыраш алып, Советлар Союзы Герое Г.Г.Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе дип үзгәртелде.
Саратов шәһәренең тап уртасында – административ биналар, югары уку йортлары, театрлар, консерватория, А.Радищев исемендәге сәнгать музее янәшәсендә генә 1882 елда ук салынган өч катлы тарихи бинага урнашкан татар мәктәбе турында бара сүз. Моннан 28 ел элек унбиш укытучыдан торган коллектив, тәвәккәлләп, Саратовның татар милләтеннән булган йөз баласын үз канаты астына ала һәм 35 нче гомумбелем мәктәбе буларак эш башлый. Җитәкчелек дилбегәсен чирек гасыр дәвамында Россиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Зәкия Идрис кызы Саласкина ышанычлы кулларында тота. Милли мәктәп ачу идеясен тормышка ашырганчы, Саратов шәһәренең «Идел» татар мәдәни-агарту берләшмәсе милләтпәрвәрләре югары даирәдәгеләрнең бусагасын аз таптамавы барыгызга да аңлашыла булса кирәк.
Бүген без соңгы өч елда әлеге мәктәпне җитәкләүче, Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре Венера Рәшид кызы САЛИХОВА белән онлайн элемтәдә.

Батыр үлә, үлмәс ат алып


Фотода: мәктәптә узган «Идел буе халыклары» конференциясеннән соң кунакларыбыз тарих фәннәре докторы Фрид Рәшитов һәм Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Зөфәр Хәкимов белән.
– Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен билгеләп узар алдыннан гына гимназиягә Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемен бирдерүгә ирешкәнсез. Әңгәмәбезне аның шәхесе һәм батырлыгы турында сөйләүдән башласак, ул хатирә барлык каһарманнар рухына дога булып ирешер иде.
– Гаяз Галиәсгар улы Рамаевны шартлы рәвештә безнең мәктәп укучысы дип санарга да була. Ул укыган мәктәп бинасында хәзер милли (татар) гимназиясенең башлангыч сыйныфлары белем ала. Аның диварына элек мемориаль такта эленгән иде. Гаяз Рамаев Казахстанда туган булса да, тормышы ике яшьлек чагыннан Саратов белән бәйле. 1939 елда Саратовның тулы булмаган урта (татар) мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул ФЗӨ – фабрика-завод мәктәбендә укып, токарь һөнәрен үзләштерә. Польша белән бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1942 елның маенда лейтенант Гаяз Рамаев разведка взводы командиры итеп билгеләнә. 28–29 декабрьдә аның взводы Сталинград өчен барган хәлиткеч бәрелешләрдә катнаша. Ул көнне Совет артиллериясе, 45 минут дәвамында гитлерчылар урнашкан подвалны утка тотып, безнең сугышчыларга дошманга якынаю өчен юл ача. Ләкин ике арада 70 – 80 м ара калгач, дошман, дзоттан тагын да катырак ата башлап, безнекеләргә баш күтәрергә ирек бирми. Нәкъ менә шул мизгелдә якташыбыз үз гомере бәрабәренә дошманның ут ноктасын күкрәге белән томалый. Яу кырында күрсәткән шушы батырлыгы өчен Гаяз Галиәсгар улы Рамаев Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табыла. Каһарман милләттәшебезнең исемен мәңгеләштерү өчен шәһәребезнең бер урамына Гаяз Рамаев исеме бирелде. Мәктәп коллективы да аның турында истәлекләр туплады. Музеебызда татар мәктәбенең элеккеге укучысы, үзе дә 40 ел дәвамында Саратовта инглиз теле укыткан Румия Рәфыйкованың хаты саклана. Анда ул күп кенә сыйныфташларының сугышка китүе, Советлар Союзы Герое исеме алачак Гаяз Рамаевның да алар арасында булуы турында яза. Хатта шулай ук татар мәктәбендә укыткан барлык укытучыларның исемнәре аталган.  «Без, татар мәктәбенең элеккеге укучылары, үзебезне олы тормыш юлына чыгарган мөгаллимнәребезне гомеребез буе онытмаячакбыз», – дип, сугыш чоры укытучыларының исемнәрен тарихка кертеп калдырган ул.

«Иң яхшы мәктәп»


булу җиңелме?


– Венера ханым, сезнең гимназия – әлеге төбәктә эшләп килүче сигез татар мәктәбенең берсе. Эш дәверендә милли татар гимназиясенең биләмәләре шактый киңәйгән, балалар саны да (389 бала), укытучылар коллективы да (30 педагог) сизелерлек арткан. Сүз гади генә мәктәп турында түгел, ә өстенлекле «Мәгариф» милли проект бәйгесендә өч ел рәттән җиңү яулап, Россиянең иң яхшы мәктәпләренең берсе буларак Президент грантына лаек булган коллектив турында бара. Уңышларыгызның сере нәрсәгә бәйле?
– Иң мөһиме: бу – бик теләп, милләтебезнең яшәешен, аның килә-
чәген кайгыртып ачылган мәктәп. Аның өчен бигрәк тә өлкән буын сөенә. Алар ул чакта мәктәпнең тәүге татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Саратов дәүләт педагогика институтының филология факультетында милли бүлекне җитәкләгән Мавия Фатих улы Зәйнетдиновка зур өметләр баглый. Аксакаллар милли мәктәп ачылуны киләчәктә оныкларының татар телле булуына ышаныч-гарантия буларак бәяли.
Бу – үзеннән-үзе милли мирасның буыннан-буынга тапшырылачагына, татар гаиләсендәге әдәп-әхлак нормаларын өйрәнүгә юл ачылачагына өмет уята. Бик кискен яңгыраган кебек тоелса да, искә төшерим әле: «мәктәп ачылган җирдә төрмәләр бикләнә» дигән гыйбарә сүз уйнату өчен генә әйтелмәгән.
Саратов губернасында  1926 елдан беренче баскычтагы 72 татар мәктәбе эшләве мәгълүм. Саратовның үзендә дә сугышка кадәр татар мәктәбе эшләп килгән.
Билгеле, башлангыч чорда мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга күп көч куела. Эшли башлауга өч ел дигәндә, Татар иҗтимагый оешмасы көче белән ашханә ачыла. (Хәзерге вакытта ул өлкәдә «Иң яхшы туклану оешмасы» буларак танылды.) Шул ук елны Мясницкая урамы, 4 нче йортта урнашкан элеккеге татар мәктәбе бинасы да алар карамагына бирелә, һәм анда башлангыч мәктәп эшләп китә. Бер елдан мәктәп гимназия статусына ия була. Тора-бара, спортзал өчен урын алып, аны эшләтеп җибәрүгә дә ирешелә.
Хәзер исә мәктәп ишегалдында кайчандыр төшкә дә кермәгән ялан кадәр спорт мәйданчыгы гөр килеп тора. Соңгы өч елда инновацион мәйдан – «Идарә итүче совет» булдыру мәшәкатьләре белән дә шактый йөрдек. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәбебез, кояшка үрләгән гөл кебек, гел үсү-тармаклану, камилләшү юлында. Килеп туган проблемалар, көндәлек мәшәкатьләрне хәл итүдә, һәрвакыттагыча, Камил Аблязов рәислегендәге Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясе бәһа-
ләп бетергесез булышлык күрсәтә. 2004 елда гимназияне киңәйтү мәсьәләсе килеп тугач, ул да алар ярдәме белән чишелә: шул ук бинада эшләүче 4 нче мәктәпкә 3 млн сум түләгәч, тарихи бинаның өченче каты да татар мәктәбе карамагына күчә.
Фотода: Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты профессоры, химия фәннәре докторы Дмитрий Мостафин белән очрашу мизгелләре.
– Бүген чор башка, заман башка дигәндәй, әти-әниләрнең дә, балаларның да сайлау мөмкинлекләре чикләнмәгән диярлек. Киләчәк хезмәтеңдә нинди юнәлешкә өстенлек бирәсең, шул юнәлештәге мәктәпне сайларга мөмкинлек бар. Сез исә – шәһәрдә күз карасыдай кадерле бердәнбер татар мәктәбе. Татар балаларын мәктәпкә җәлеп итү өчен бердәнбер булу гына җитәме? Икенең берсен сайларга кирәк булганда, үлчәүнең сезнең өлешкә тигән ягы ни белән алдыра? 
– Әти-әниләрнең игътибарын мәктәпнең кечкенә булуы да, биредәге укыту программаларының дәрәҗәсе дә, нәтиҗәлелек тә, тиешле шартлар да җәлеп итә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: безнең гимназиягә башка милләт балалары да килә. Монысы инде турыдан-туры коллективта Идел буенда яшәүче башка халыкларның мәдәниятенә толерант караш булу белән аңлатыла. Бүгенге көндә балаларның 65 проценты, ә киләсе уку елына кабул ителәчәк беренче сыйныф укучыларының 80 проценты – татар милләтеннән. Сер түгел, милләттәшләребез арасында мәктәпне таныту өстендә максатчан эш алып барабыз: милли чаралар кысаларында чыгышлар ясыйбыз, буклетлар таратабыз, үзебезнең концертларга чакырулар җибәрәбез. Кыскасы, мөмкин булганны кулдан ычкындырмаска тырышабыз.
Өстенлекләребез шактый. 2000 еллардан ук гимназиябез, Саратовта беренче булып, I – VII сыйныф укучылары өчен тулы көнле мәктәп буларак эшли. Бу исә иртәдән кичкә кадәр эштә булган әти-әнине күп кенә мәшәкатьләрдән арындыра. Дәрестән соңгы вакытта ашау-эчү, дәрес хәзерләү, түгәрәкләр, спорт белән шөгыльләнү, ял итү өчен бөтен шартлар тудырылгач, балам кайда йөри икән дип борчыласы юк. Яннарында тәҗрибәле педагоглар, психолог я булмаса логопедлар булачагын белә торып, ник хафаланырга соң? Мәктәбебез дистә елдан артык «Тулы көнле мәктәп» төбәк эксперименталь мәйданы статусына ия. Әлеге режимдагы эш тәҗрибәсе башка мәктәпләрдә дә кызыксыну уята, шуңа күрә дә безнең тәҗрибә берничә тапкыр өлкә һәм төбәк семинарларында да тәкъдим ителде. Гимназиядә уку-укытуның сыйфатын күтәрүгә, укучыларда интеллектуаль һәм рухи-әхлакый сыйфатларны үзендә туплаган актив, социальләшкән шәхес тәрбияләүгә һәрдаим басым  ясалса да, ана теле, милли тәрбия, милли мәдәният, ватанпәрвәрлек бездә һәрвакыт беренчел булып кала. Шул ук вакытта укучыларыбыз, туган телне үзләштерү белән бергә, менә инде 20 ел дәвамында Англиядә – «Interlink» халыкара үзәгендә инглиз телендә, Төркиядә төрек телендә белемнәрен камилләштерү мөмкинлегенә ия. Социаль партнерлар белән тыгыз элемтәдә булу балаларны халыкара һәм төбәкара олимпиадаларга һәм конкурсларга җибәрү юлларын ача. Укучыларыбызның соңгы ике елдагы уңышлары аеруча сөендерә. Кая гына барсалар да, югары нәтиҗә күрсәтеп, урыннар алып кайталар. Безне аларның татар теле буенча уңышлары аеруча сөендерә. Әйтик, татар теле буенча Казанда узган олимпиадада катнашучыларыбыз халыкара этапка чыктылар, София Секаева К.Насыйри исемендәге халыкара яшьләр конференциясеннән җиңү белән кайтты.
Кайбер саннарга мөрәҗәгать итсәк, 28 ел эчендә гимназияне 500 дән артык бала тәмамлады, шуларның 21 е – алтын, 27 се көмеш медальгә лаек булды, һәм 500 ләп укучыбыз институт, университетларга кереп югары белем алды. Бүгенге көндә гимназияне тәмамлаган 90 укучыбыз вузларда укуын дәвам иттерә. Мәктәпне тәмамлаган һәр бала үз урынын таба дип зур ышаныч белән әйтә алабыз. Әйтик, алар арасында Дәүләт Думасы депутаты Ринат Тугушев; үзләре бер династияне тәшкил итүче Исмаил, Ризван, Хәсән Дебердеевлар; Руслан Менишов, Марина Кузнецова, Марат Хәкимов, Рената Аблязова; медицина, икътисад фәннәре кандидатлары Дина Чекулаева, Ринат Суркин, Динә Акчурина кебек илгә билгеле шәхесләр бар. Бүгенге көндә беренче чыгарылыш укучылары белән ешрак та очрашабыз, чөнки кайчандыр үзләре атлаган сукмаклардан бүген инде аларның балалары атлый.
Гимназиянең иң зур казанышы, миңа калса, балаларга белем бирү генә дә түгел. Төп казанышыбыз – яшьләрне заманча фикер йөртергә, тормыш итәргә өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү белән беррәттән, милли мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә якынайту. Гимназиядә рухи тәрбия эше бер генә көн дә тукталмады. Сарытау җәмигъ мәчете белән тыгыз хезмәттәшлектә рухи-әхлакый юнәлештәге дәресләр үткәрелә.
Эшмәкәрләр Метясим Сөләйманов, Зөфәр Хәкимов, Фарух Хәмидуллин, Рәсим Меняшев, Сәид Акчурин, Рушан Абубикеров, Зәки Шиһабетдинов, Али Еналеев, Рушан Чаббаров; депутатлар Наил Ханбеков, Ирфан Аблязов – гимназия үсешенә саллы ярдәм күрсәткән милләтпәрвәрләр. Эдуард Ганиев тә биш яңа кабинетны ремонтларга һәм җиһазларга булышты. Ахыр чиктә боларның һәммәсе укытуның сыйфатында чагылыш таба.
Гимназиябезгә хәерхаклы булганнары өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Ринат Закиров җитәкләгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына да рәхмәтебез чиксез.
Тагын бер бик мөһим нәрсә – 2017 елда «Милли (татар) гимназиясенең «Уңыш моделе төзү» дип аталган яңа Үсеш программасы кабул ителде. Бүгенге көндә безнең милли татар гимназиясе өлкә татар мәктәпләре өчен база мәктәбе булып тора. Төбәк һәм Идел буендагы татар мәктәпләре укытучылары өчен татар телен һәм мәдәниятен торгызуга багышланган семинарлар да бездә уздырыла.
Саратов өлкәсе мәгариф министрлыгы, Россия Фәннәр академиясенең Идел буе дәүләт идарәсе институты, Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән үткәрелә торган «Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният» төбәкара конференциясе гимназиянең визит карточкасына әверелде. Быел аны егерменче тапкыр юбилей конференциясе буларак уздырдык. Пленар утырышта җиңүчеләргә Сарытау өлкәсе мәгариф министрлыгы исеменнән Мактау кәгазьләре, төбәк татар милли-мәдәни автономиясе премияләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды. Әйтик, татар теле буенча өлкә олимпиадасы җиңүчесе, Яковлевка мәктәбе укучысы Әлфия Акчурина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан ноутбук белән бүләкләнде. Гимназия тормышында инде традициягә әверелгән тагын бер мөһим чара – ул да булса «Идел йолдызлары» өлкә фестивален уздыру. Ул безнең укучылар өчен дә, татар компонентлы башка мәктәпләрдән килгән укучылар өчен дә үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтү мәйданы буларак билгеле.

Әти-әниләр белән кулга-кул


– Сездән алынган презентациягә караганда, тәрбия мәсьәләсендә гимназия әти-әниләрнең һәм укытучыларның максатлар бердәмлеге белән ота шикелле.
– Әлбәттә, ни генә эшләсәк, нинди генә чара уздырсак та, әти-әниләребез ышанычлы таянычыбыз, даими партнерларыбыз булып тора. Гимназиядә әти-әниләр комитеты, «Әтиләр советы», «Әбиләр советы» эшли. «Әтиләр советы» белән берлектә узган «Бала тәрбияләүдә әти кешенең роле» дигән мәктәп конференциясенә, гадәттә, Саратов өлкәсенең мәгариф министрлыгы каршында эшләп килүче иҗтимагый совет рәисе дә чакыру алмый калмый. Әтиләр һәм балалар катнашында уза торган интеллектуаль викториналарның да, «Күңелле стартлар», «Әти һәм мин» спорт бәйрәменең дә; волейбол, футбол, теннис, шахмат ярышларының да; «Династия – ул горур яңгырый» дип аталган гаилә чараларының да тәрбияви роле әйтеп бетергесез. «Татарларның милли гореф-гадәтләре» дип аталган фестиваль дә шул ук исемлектә. Әлеге чаралар яктылыгында, бер яктан, тормышта гаиләнең бөтенлегенә, аның роленә игътибарны юнәлтсәк, икенче яктан, әти-әниләрне мәктәп тормышына, укыту-тәрбия процессына, мәктәп идарәсенә якынайтабыз. Гаилә һәм мәктәп арасындагы элемтәләрне ныгыту эше баланың үсеше, камилләшүе мәнфәгатеннән чыгып алып барыла. Әти-әниләр патруленең тәҗрибәсе дә күпләргә өлге булырлык. Алар, төркем-төркем булып, урамнарда хәвефсез юл хәрәкәтен булдыру максатында кизү торалар. Ай саен мәктәп ашханәсендәге азыкның сыйфатын тикшерү рейдлары уздыралар. Соңгы елларда тормышка ашырылып килә торган «Матур татар гаиләсе» проектында яшь гаиләләр аеруча теләп катнаша. Ул иң лаеклыларның тантаналы рәвештә гимназиянең Мактау тактасына «менүе» белән төгәлләнә. Алга таба психологларны, төрле структура вәкилләрен чакырып уздырылган чараларга өстенлек бирү турында уйлыйбыз.
– Сез хезмәт юлын 1988 елда туган авылыгыз Яковлевка урта мәктәбендә (Базар Карабүләк районы) география укытучысы буларак башлагансыз. Саратов дәүләт университетын тәмамлагач, башта бер ел – Репьевка авылы урта мәктәбендә, аннан 13 ел үзегезнең авыл мәктәбендә директор булып эшләгәнсез. Укытучы буларак та, җитәкче буларак та проблемаларны яхшы аңлыйсыз диюем. Күкрәген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале (2014 ел) һәм «Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен» – (2016 ел) иҗтимагый медаль бизәгән педагог буларак әйтегез әле, Татарстаннан читтә яшәүче татар укытучылары өлешенә тигән авырлыклар ниләрдән гыйбарәт?
– Шәһәрнең элеккеге атамасы булган Сарытауның килеп чыгышы ук биредә элек-электән төрки-
татарларның эзле булуын раслап тора. Татар кайда гына яшәмәсен, кыенлыклар уртактыр дип уйлыйм. Телебезнең югала баруы, әхлаксызлыкның тормышка үтеп керүе, кайчандыр гөрләп торган татар авылларының бетүе, балалар саны кимү һәм башкалар. Көчебездән килгәнчә, без моңа каршы чаралар күрергә тырышабыз. Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадалары оештыруыбыз шуларның бер чагылышы булып тора. Татар телен һәм мәдәниятен без музыка, сәнгать, шигърият аша саклыйбыз. Гимназиябездә көн дәвамында татар музыкасы яңгырап тора, Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллин иҗатына багышланган шигъри чаралар үткәрелә. «Мин татарча сөйләшәм», «Татарча диктант» акцияләре уздырабыз. Узган өч ел эчендә татар теле буенча узган олимпиадаларда Казанда өч призлы урын яуладык. Бу чара мәктәпләрдә ана телен өйрәнүне сизелерлек үсешкә күтәрде, милли гореф-гадәтләргә игътибарны бермә-бер арттырды дип саныйм.
Ана телебезне саклап калу максатыннан, без татар телен ике сәгать исәбеннән укыту программасын һәм атнага бер сәгать исәбеннән татар әдәбиятын укыту программасын тормышка ашырабыз.
I – IX сыйныфларда Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова; X – XI сыйныфларда К.С.Фәтхуллованың авторлык программасы; I – IX сыйныфларда Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г.Мулласалихова; X – XI сыйныфларда Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова, Ф.Ф.Хәсәнованың авторлык программасы. 

Мәктәп эчендәге мәктәп


– Нәкъ бер айдан Халыкара шахмат көнен билгеләп узачакбыз.
Дөнья чемпионы Александр Алехинның әйтеп калдырган шундый сүзләре бар: «Шахмат ул – белем һәм логика гына түгел, ә бик тирән фантазия дә. Шахмат ул – тормыш моделе генә түгел, бер үк вакытта иҗат моделе дә. Шахмат иң беренче нәүбәттә объектив булырга өйрәтә. Бары тик үзеңнең кимчелекләрне таныганда гына, шахматта зур оста булырга мөмкин. Нәкъ тормыштагы кебек...» Венера Рәшидовна, сезнең «Анатолий Карповның шахмат мәктәбе»нә йөрүчеләрегез дә, югарыда телгә алынган чемпион кебек үк, «шахмат белән үз холыкларын тәрбияли» дип уйлыйсызмы? 
– Берсүзсез. Гимназиябездә шахмат  мәктәбе эшли башлаганга сигез ел.
I – IV сыйныфларга шахмат дәресләре соңгы ике елда мәктәп расписаниесе нигезендә керә. Башкаларга исә көннең икенче яртысында шахмат мәктәбенә йөрү ирекле. Тренерыбыз Владимир Караваев балалар арасында узган шахмат турнирларына бик җитди карый. Мәктәп шахматчылары командасы даими рәвештә районда – беренче, өлкәдә икенче урыннарны алып килә.
Бөтенроссия шахмат турнирында да уңышлы гына чыгыш ясауга ирештеләр. Лия Чекмарева үз төркемендә Саратов шәһәре һәм өлкәсенең иң яхшы шахматчысы булып танылды, 2016 елда РФ Югары лига чемпионатының көмеш призеры булды, Европада исә беренче бишлеккә керде. X сыйныф укучысы – ФИДЕ мастеры Руслан Кавиев Россия укучылары арасында уздырылган Зур космик шахмат онлайн-фестивалендә 1 нче призер булды. Мәктәптә ритмика дәресләре шулай ук уку расписаниесе кысаларында алып барыла. Укучыларыбызның уңышы – ул безнең эшнең нәтиҗәсе.
Бер үк вакытта мәктәптә КВН, яшь педагог, яшь актер мәктәпләре; дизайн, хореография студияләре эшләп килә. Спорт мастеры Ринат Салямов җитәкләгән «Милли көрәш» клубын да егетләребез үз итә. Федерация президенты Рөстәм Рәхмәтуллинның ярдәмен даими тоеп торабыз. Сарытау яшьләр оешмасы һәм «Чишмә» балалар бакчасы белән дә даими, тыгыз хезмәттәшлектә яшибез.
Фотода: Лаеш районының Пәрәү урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Саратовта кунакта.

Музей – музей гына түгел ул


– Гадәттә мәктәп тормышында музейлар эшчәнлеге аерым бер юнәлеш булып тора. Сездә ул ниндирәк шартларда барлыкка килде?
– Татар тарихына элек тә, хәзер дә зур урын бирелә. Әлеге максаттан тарих фәннәре докторы Фрид Айни улы Рәшитов тарафыннан эшләнгән махсус курс та кертелде. Ул әле хәзер дә өлкән класс укучылары өчен лекцияләр укый. Татар милләте, аның гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше белән тагын да якыннанрак таныштыру зарурлыгы үзеннән-үзе мәктәптә музей оештыру мәсьәләсен китереп куя. Шулай итеп, «Идел буе татарлары тарихы» музеен оештыруны күздә тотып, материаллар
туплана башлый. Моннан 26 ел элек кул астында булган экспонатларны тәртипкә салырга тотыналар. «Татар өе» проектына мини-грант оту, музейга тәгаенланган аерым биналы булу бу эшне тагын да җанландырып җибәрә. Экспозицияне урнаштыру эше башлана. Бүгенге көндә «Идел буе татарлары тарихы» музеебыз бер үк вакытта өстәмә белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Музей җитәкчесе Наилә Дебердеева музей кысаларында балалар белән төрле чаралар, кызыклы экскурсия-
ләр уздыра. Бу – шул ук татар тарихы, төбәк тарихы дигән сүз. Музеебыз мәктәп музейлары арасында барган бәйгеләрдә елның-елында җиңү яулап килә.
Гимназиягә килгән кунакларыбыз музейны күрми китмиләр. Әле соңгы вакытта гына да Бөек Ватан сугышы ветераны Измаил Тимербулатов, Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты профессоры, химия фәннәре докторы Дмитрий Мостафин; композитор, Россиянең халык артисты, Саратов шәһәре һәм өлкәсенең мактаулы гражданины Евгений Бикташев һәм башка бик күп мәшһүр милләттәшләребезнең гимназиягә юллары төште.

Расиха ФАИЗОВА


Фотолар гимназия архивыннан алынды
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ