Логотип Магариф уку
Цитата:

Сайлаулар гадел үтсен дисәк…

Быелгы җәйнең бер дә эсслеген күрмәдек дисәк тә, әле кайнар, кызу көннәр алдагы бер айда ничек кенә булачак әле! Табигатьтә үк булмас, ә менә сәяси мәйданда! 8 сентябрьдә узачак сайлау көнендә Татарст...

Быелгы җәйнең бер дә эсслеген күрмәдек дисәк тә, әле кайнар, кызу көннәр алдагы бер айда ничек кенә булачак әле! Табигатьтә үк булмас, ә менә сәяси мәйданда! 8 сентябрьдә узачак сайлау көнендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кәнәфие өчен көрәш-көндәшлекне күз уңында тотып әйтүем.
Тулыр-тулмас бер ай вакыт калып бара. Элеккерәк елларда узган сайлаулар, Татарстанның күпчелек авыл җирендә әле совет чорындагыча 99,9 процентка өстенлек бирергә тырышсалар да, чатаклыкларсыз, бик үк гадел узгандыр, дип әйтеп булмый шул. Ә шулай да быел Татарстан депутатларын  сайлауның гадел төстә узуын тәэмин итеп булырмы? Моның шулай булуына бик тә ышанасы килә. «Гадел сайлаулар өчен» дигән күзәтчеләр корпусы җитәкчелеге дә шундый позициядә.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге корпусның Татарстандагы штабы җитәкчеләре быелгы сайлауның мөмкин кадәр гадел узуын тәэмин итәргә тырышачакларын белдерде. Мәгълүм булганча, «Гадел сайлаулар өчен» дигән күзәтчеләр корпусы моннан җиде ел элек – 2012 ел башында гражданнарның сайлау хокукларына күзәтчелек итүгә контрольлек итү максатыннан оеша. Ул – Россиядә бәйсез күзәтче-юристларны үзенә берләштергән иң зур иҗтимагый хәрәкәт. Максаты – яшь профессиональ күзәтүчеләр, сайлау комиссияләре әгъзалары, сайлап куелышлы вазифаларга кандидатлар әзерләү системасын булдыру һәм сайлау кампаниясен уздыруда профсоюз оешмаларына ярдәм итү. Әлеге корпус 8 сентябрьдә узачак сайлауда да 2811 сайлау участогында да иҗтимагый оешмалардан  күзәтчеләр эшләвен тәэмин итәчәк. Ә профессиональ күзәтчеләрне ничек әзерләргә? 12 августтан башлап исә аларны укыту оештырылачак. Ә корпус күзәтчеләренең төп эше 8 сентябрьдә сайлау көнендә булачак.

Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: tatar-inform.ru 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ