Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәүдә белән сәнәгать булганнар ди канәгать

Министрлар Кабинетының утырышлар залында ТР Премьер-министры урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов журналистлар алдында «2018 елда сәнәгать һәм сәүдә эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2019 елга...

Министрлар Кабинетының утырышлар залында ТР Премьер-министры урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов журналистлар алдында «2018 елда сәнәгать һәм сәүдә эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2019 елга билгеләнгән планнар» дигән темага матбугат конферециясе үткәрде. Журналистларга сәнәгать өлкәсендәге һәр тармакка аерым тукталыш ясап, узган елның төп нәтиҗәләре турында сөйләде, агымдагы елда башкарыласы эшләр белән таныштырды.
ТР Премьер-министры урынбасары биргән мәгълүматларга караганда, сәнәгать тармагындагы җитештерү күләме узган елда 2 трлн 818 млрд сум тәшкил иткән, җитештерү күләме индексы 102 процент булган. Сәнәгать өлкәсендә ел дәвамында 336,8 мең, сәүдә тармагында 148,6 мең кеше хезмәт куйган. Төбәктә җитештерелгән тулаем продукциядә сәнәгать өлеше - 44,6, сәүдәнеке 16,4 процент тәшкил иткән. Сәүдә тармагы республикада әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе булып тора. Товар әйләнеше күләме һәм җан башына ваклап сату әйләнеше буенча Татарстан Идел буе округындагы төбәкләр арасында беренче урында тора. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, республикада ваклап сатудагы сәүдә әйләнеше 917 млрд сум булган ягъни 2017 ел белән чагыштырганда 1о6,1 процентка үскән.
Фото: tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ