Логотип Магариф уку
Цитата:

Сергей Кравцов: «Укытучыны бернинди планшет та алыштыра алмый»

ТАСС хәбәр итүенчә, РФ мәгариф министры  Сергей Кравцов: «Укытучыларны бернинди ноутбуклар да, планшетлар да алыштыра алмый, – дип белдергән.Министр сүзләренчә, «Мәгълүмат технологияләре бары тик...

ТАСС хәбәр итүенчә, РФ мәгариф министры  Сергей Кравцов: «Укытучыларны бернинди ноутбуклар да, планшетлар да алыштыра алмый, – дип белдергән.
Министр сүзләренчә, «Мәгълүмат технологияләре бары тик ярдәмгә, мәгариф системасын тулыландырырга гына мөмкин.Укытуның традицион форматы, укучы белән укытучы үзара  аралашуы сакланырга тиеш»
Ә планшетлар һәм гаджетларны ярдәмче чара буларак кулланырга мөмкин.Укучы чирләп, мәктәпкә бара алмаган очракта, ул, дәресне калдырмыйча, планшет аша дәрескә онлайн кушыла ала.
Шулай ук министр укуда гаджетлардан файдалану буенча Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәргә чакыра. Укучылар сәламәтлегенә зыян китермәс өчен, аларны исәпкә алу мөһим.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: Российская газета

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ