Логотип Магариф уку
Цитата:

Сезнең бияләйләр ятимнәрне җылыта

«Җылы рәхәте» – игелек рәхәте. «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган кулдан бәйләнгән эшләнмәләр бәйгесе тәмам. Хәйрия акциясе кысаларында, әлеге бияләйләрне балалар һәм картлар йортына бүләк ителеп та...


«Җылы рәхәте» – игелек рәхәте. «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган кулдан бәйләнгән эшләнмәләр бәйгесе тәмам. Хәйрия акциясе кысаларында, әлеге бияләйләрне балалар һәм картлар йортына бүләк ителеп тапшырырга вәгдә биргән идек. Сүзебездә тордык. Эшләнмәләрнең бер өлешен укучыларбызның яңа ел бүләге итеп, Ямашев урамында урнашкан «Республика махсуслашкан балалар йорты»на илттек. Күз нурын түгеп, җан җылысын кушып бәйләнгән бияләйләр ятим сабыйларның кулларын гына түгел, йөрәкләрен дә бераз җылытсын иде.
Әлеге игелекле эштә катнашкан барлык журнал укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ