Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь белән хушлашу

Күренекле балалар шагыйре, язучы Җәүдәт Дәрзаманны бүген соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме Чехов урамындагы язучы үзе яшәгән 53 нче йорт каршында үтте. Татар балалар әдәбиятын үстерү...

Күренекле балалар шагыйре, язучы Җәүдәт Дәрзаманны бүген соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме Чехов урамындагы язучы үзе яшәгән 53 нче йорт каршында үтте. Татар балалар әдәбиятын үстерүгә күп көч куйган каләм әһеленә соңгы хөрмәтләрен белдереп калырга аның белән бер чорда иҗат иткән күпсанлы каләмдәш дуслары, «Татарстан» радиосында озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, якын туганнары килгән иде.
Хушлашу җыенын ачып җибәргән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Җәүдәт Дәрзаманның талантлы язучы булуы белән бергә, янәшәсендәге хезмәттәшләренә кыен чакларында ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торган керсез күңелле кеше булуын билгеләп узды. Әдип талантлы әсәрләр иҗат иткәне өчен Татарстан Язучыларының Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләренә лаек булган. Аның әле дә балалар кулыннан төшмәгән «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Содат булдым» һәм башка талантлы каләм белән иҗат ителгән егермеләп китабы дөнья күргән. Шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әдипне үзенең хәтеренә эш бүлмәсендә курайда уйнаган хәлдә кереп калуын әйтте, кадер-хасият белән 14 ел авыру ирен караган хатыны Тәслимә ханымга олуг рәхмәтен җиткерде. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да әдип турында иң мөкатдәс сүзләрен әйтте: «Татарстан» радиосы озак еллар дәвамында язучыларны, артистларны, җырчыларны әллә каян үзенә тартып торган мәдәни учак ролен башкарды, – диде.  – Җәүдәт Дәрзаман әнә шул учакны кабызган затлы радио егетләренең берсе иде. Ни аяныч, күкрәкләрендә шушындый утлы учак кочкан ир-егетләребез сафы сирәгәя бара. Авыр туфрагың җиңел булсын, каләмдәш!»
«Татарстан» радиосы җитәкчесе Тәүфыйк ага Сәгыйтов, журналист Эльмира Закирова, шагыйрь Зиннур Мансуров та әдипне хәтерләрендә калган иң пакь, садә, якты хисләргә төрелгән хатирәләр белән олуглап искә төшерде. Хушлашу мәрасиме Әхмәт хәзрәтнең җеназа намазы укуы белән төгәлләнде. Шагыйрь Самосырово авылы янындагы татар зиратында җирләнде.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ