Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәхси бакчалар куркынычсызмы?

Казанның Ямашев проспектындагы бер йортта урнашкан шәхси балалар бакчасы нәниләр өчен куркынычсыз булмаган. Аш бүлмәсендә ризык әзерләү өчен өстәлләр, суыткычлар тиешле күләмдә булмаган. Суд карары ни...

Казанның Ямашев проспектындагы бер йортта урнашкан шәхси балалар бакчасы нәниләр өчен куркынычсыз булмаган. Аш бүлмәсендә ризык әзерләү өчен өстәлләр, суыткычлар тиешле күләмдә булмаган. Суд карары нигезендә балалар башка бу бакчага килмәячәк.
Балалар бакчасының куркынычсыз булуында шушы йортта яшәүче казанлылар шикләнгән. Шәхси балалар бакчасы күпкатлы йортның беренче катында урнашкан һәм ике фатирны берләштергән. Моның өчен бакча хуҗасы ике фатир арасындагы төп диварны сүткән булган.
Моннан тыш бакчада санитар таләпләр үтәлмәгән. Аш бүлмәсендә ризык әзерләү өчен өстәлләр җитешми, кайнар һәм салкын ризык өчен аерым суыткычлар каралмаган, ризык сыйфатын раслаучы документлар да юк.
Прокуратура шәхси балалар бакчасының эшчәнлеген туктатуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә бакча ябык.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ