Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәтке мәктәбендә – фәнни- гамәли конференция

Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә республикакүләм фәнни- гамәли конференция булып узды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Рус география җәмгыятенең р...

Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә республикакүләм фәнни- гамәли конференция булып узды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Рус география җәмгыятенең республика бүлеге, география укытучыларының төбәкара ассоциациясе, Казан федераль университеты, Теләче районы мәгариф бүлеге оештырган бу чарага республикабызның Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Балтач, Арча, Сарман, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казан мәктәпләреннән чыгыш ясаучылар булды.
«Экология буенча укучылар һәм студентларның эзләнү һәм проект эшчәнлеге» дип аталган әлеге фәнни-гамәли конференциягә килгән барлык кунаклар да үзләренә файдалы мәгълүматлар, яңа эшләр башкарырга илһам алып киткәннәрдер дип уйлыйм. Биш секциягә бүленеп эшләгән укытучылар мәктәп һәм вузларда фәнни-эзләнү эше, туган төбәкне өйрәнүче яшьләргә экологик тәрбия бирү, белем бирү процессында экологик тәрбия, башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү мәсьәләләрен карады. Казан вузлары галимнәре үз чыгышларында мөһим мәсьәләләрне күтәрде, укытучыларга файдалы киңәшләрен бирде, алар хезмәтен гадел бәяләргә тырышты.

Экология мәсьәләләре бүген, чыннан да, бик актуаль. Чыгыш ясаучылар арасында география, биология укытучылары гына түгел, рус һәм татар телләре, математика, химия, физика, тарих, җәмгыять белеме, чит тел, технология, башлангыч сыйныфлар укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәпкәчә белем учреждениеләре тәрбиячеләре бар иде.

Мәктәп директоры – үзе дә география укытучысы Александр Алексеевич Ибушев җитәкчелегендәге Шәтке урта мәктәбе коллективы конференция уздыруга күп көч куйган. Оештыру мәсьәләләре тирәнтен планлаштырылган, дустанә атмосфера, оешканлык хөкем сөрә бу мәктәптә. Бер сүз белән әйткәндә, мондый конференцияләр укытучыларга файда гына түгел, мәктәпнең йөзен дә күрсәтә шул. Без, Мамадыш районы мөгаллимнәре ут күршеләребез – Шәтке мәктәбендә үткән әлеге конференциядән шунысына сөенеп һәм сокланып кайттык.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ