Логотип Магариф уку
Цитата:

Шатланып киләм, горурланып китәм

Дөньяда шундый хәлләр дә була: герой турында язма языла, журналда басыла һәм күпмедер вакыт үткәч кенә аның үзе белән очрашырга насыйп була. “Мәгариф” журналының июнь санында Ульяновск өлкәсе Димитров...

Дөньяда шундый хәлләр дә була: герой турында язма языла, журналда басыла һәм күпмедер вакыт үткәч кенә аның үзе белән очрашырга насыйп була. “Мәгариф” журналының июнь санында Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең урта белем бирүче Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбе директоры Мөнирә Мәүлет кызы Джумаева белән саллы әңгәмә басылган иде. Язма герое белән таҗвирус пандемиясе сәбәпле онлайн гына «очрашып» сөйләшергә туры килде. Мөнирә ханым август ахырында Казан шәһәрендә Бөтендөнья татарларының Милләт җыены үткәргән чараларга килүен әйткәч, мин, әлбәттә, күрешеп, гәпләшеп алу турында сүз кузгаттым. Һәм менә без Бөтендөнья татарларының Милләт җыены башланыр алдыннан М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында эскәмиядә утырабыз.
– Мөнирә ханым, ничек сезгә Казан шәһәре? Соңгы тапкыр монда кайчан булган идегез?
– Искитмәле матур шәһәр. Бигрәк тә соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Мин укыган чордагы Казан белән чагыштырырлык та түгел инде хәзер. Мин монда шатланып киләм, горурланып кайтып китәм. Соңгы тапкыр узган елның декабрендә килгән идек. Анда да Ульяновск өлкәсе делегациясе составында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларда катнаштым. Шунда старт бирелгән иде инде, бүген менә йомгак ясала.
– Иң зур теләгегез?
– Татар теле дәресләре сәгатьләре буенча да, исеме, җисеме буенча да үз хәленә кире кайтсын иде. Без быел бер генә I сыйныф ачарбыз дигән идек, балалар 40 тан артып киткәч, икене ачтык. Безнең чеп-чи рус шәһәрендә дә балаларын татарчага өйрәтергә теләгән ата-аналар бик күп. Кичә генә бер ханым кереп чыкты. Энесенең кызын безнең мәктәпкә I сыйныфка алып килгән. Үзенең кызы бездә укый алмаган, чөнки баласы укырга кергәндә мәктәп әле ачылмаган булган. Ә инде мәктәп ачылгач, кызын безнең укытучылар янына дәресләрдән соң татарчага өйрәнергә йөрткән. Хәзер кызы
Мәскәүдә магистратурада укый, үзе Татарлар штабына эзләп табып, чын күңелдән милли чараларда катнашып йөри икән. «Энемә әйттем, – ди. – Балаңны Джумаева мәктәбенә генә бирәсең! Чөнки сездә һәрьяклап тәртип һәм тәрбия дөрес куелган. Бала тәртипле булса, калганы бар да була».
– Мөнирә ханым, сез әле ТНВ каналына да чакырулы бугай.
– Әйе. “Туган көнең белән, Татарстан” тапшыруында туры эфирда нәкъ менә мәктәпкә балалар туплау, ата-аналар белән эшләү, бездәге уку-укыту турында сөйләргә уйлыйм.
– Татарстан Республикасы белән элемтә ныкмы?
– Әлбәттә! Балаларны да, безне дә онытмыйлар. Олимпиадаларга, фәнни-гамәли конференцияләргә, милли җыеннарга һәм башка чараларга чакырып кына торалар. Максат бит уртак: татар теле саклансын, татар халкы саклансын!
«Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр» дигән бик гыйбрәтле татар мәкале бар. Бүген бар өмет Мөнирә ханым Джумаева кебек халкыбыз фидакарьләрендә. Алар татар телен кадерләрлек яшь буын тәрбияләп үстерә, халкыбызның киләчәге дә кадерле булырга тиеш.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ