Логотип Магариф уку
Цитата:

Шушмабаш мәктәбе директоры – Якубовичта кунакта

Беренче каналдагы Леонид Якубовичның «Поле чудес», ягъни, үзебезчә әйтсәк, «Могҗизалар кыры» бик күпләребезнең бик тә мөкиббән китеп караган телевизион тапшыруы бит инде. Соңгы арада Леонид Якубович ү...

Беренче каналдагы Леонид Якубовичның «Поле чудес», ягъни, үзебезчә әйтсәк, «Могҗизалар кыры» бик күпләребезнең бик тә мөкиббән китеп караган телевизион тапшыруы бит инде. Соңгы арада Леонид Якубович үзе дә Татарстанны, барыннан да бигрәк аның кунакчыл татар милләтеннән булган эрудит егет-кызларын аеруча үз итә төште шикелле. Әле кайчан гына үзенең тоташ бер тапшыруын, ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап, Татарстан эрудитлары катнашында уздырган иде. Һәм менә иртәгә – 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көнендә Леонид Якубович үз тапшыруын да Татарстан вәкиле катнашында уздырырга ниятләгән. Бу юлы аның кунагы – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе директоры Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданова. Әлеге тапшыруда катнашу Рәзилә ханымның күптәнге хыялы булган. Шуңамы, «Могҗизалар кыры»на күчтәнәчне бик мулдан хәстәрләгән: чәкчәк, каклаган каз, Арча районының 90 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән сәгать, Арча төбәгенә хас булган милли бүләкләрдән: түбәтәй, сувенирлар алып барган булган.
Татарстанның иң яхшы йөз мәктәбе исемен яулаган, дәүләт телләре укыту тәҗрибәсе проекты буенча миллионер булган Шушмабаш урта мәктәбе коллективының бүгенге казанышлары һәм үзе дә Бөтенроссия төбәк бәйгесендә «Иң яхшы мәктәп директоры» дип табылган Шушмабаш урта мәктәбе директоры Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданова хакында тагын да күбрәк белергә теләсәгез, иртәгә Беренче каналдан «Могҗизалар кыры» тапшыруын карарга онытмагыз.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ