Логотип Магариф уку
Цитата:

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме: кайда ничек?

Иртәгәдән башлап, 25 майга кадәр республикабыз мәктәпләрендә XI сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Үз мәктәпләрендәге «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә алар, нәкъ I сыйныфтагы кебек, совет зама...

Иртәгәдән башлап, 25 майга кадәр республикабыз мәктәпләрендә XI сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Үз мәктәпләрендәге «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә алар, нәкъ I сыйныфтагы кебек, совет заманындагыча мәктәп формалары кияр. Кызлар ап-ак алъяпкычлардан, чәчләренә ак тасмалар бәйләгән булыр. Күзләрендә генә бераз моңсулык сизелер: яраткан мәктәпләрен, укытучыларын, ничә ел бергә укыган сыйныфташларын ташлап китүләре бик үк җиңелләрдән булмас шул... Тик шулай да киләчәктә аларны бөтенләй яңа, олы тормыш көтә. Хәере белән булсын!
Быел соңгы кыңгырау илебезнең 773500 унберенче сыйныф укучысына яңгыраячак. Бу – соңгы ике елдагыдан беркадәргә артыграк. Тик шулай да әле гасыр башындагы күрсәткечкә, ай-һай, ерак әле. Әйтик, 2005 елда илебездә XI сыйныфны 1 миллион 319 мең егет һәм кыз тәмамлаган булган.
Быел Татарстанда исә XI сыйныфны 17816 укучы тәмамлаячак.
Ә шулай да «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дөньяның төрле кыйтгаларында ничегрәк үтә икән? Күпләрегезгә бу кызыклы булыр дип уйлыйм.
Швед кызлары бу бәйрәмдә фәкать актан гына киенә: ак күлмәк, ак туфли... Ак башлыкның эчлегенә истәлек итеп үз имзаларын куялар.
***
Соңгы елларда Грузиядә яңа традиция барлыкка килгән – бәйрәмгә мәктәпне тәмамлаучы укучылар джинсы һәм футболкадан бара. Шул рәвешле киемгә экономияләнгән акчаны төрле хәйрия фондларына, балалар йортларына күчерәләр.
***
Норвегиядә чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмгә киләчәктә үзләре сайлаячак һөнәрне күрсәткән киемнәр киеп бара. Мәсәлән, булачак икътисадчылар – кызыл комбинезоннан, техниклар – кара, спортчылар ак киемнән була.
***
Һиндстанда чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп дирекциясе төргәк бүләк итә. Анда сыйныфташлар турында мәгълүмат языла – бер-берсе белән элемтәне өзмәсеннәр өчен шулай эшләнә.
***
Германиядә чыгарылыш сыйныф укучылары истәлеккә мәктәп ишегалдына агач утырталар.
***
Кытайда егет-кызлар мәктәпне искә төшереп торган ручка, дәфтәр. Шпаргалка. Формалардан котыла. Мондый чаралардан соң урамнарны озаклап һәм яхшылап чистартырга туры килә икән.
***
Венециядә чыгарылыш кичәсе бик соң тәмамлана, һәм иң ахырда төнге күккә «һава фонарьлары» җибәрәләр, ди.

                             Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ