Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлар җәйге «LIGA FORUM» га әзерләнә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында « «LIGA FORUM»   студентлар мәгариф форумы»  темасына багышланган матбугат конференциясе узды.«LIGA FORUM» - ул республика студентларының 2014 елдан бирле Татарст...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында « «LIGA FORUM»   студентлар мәгариф форумы»  темасына багышланган матбугат конференциясе узды.
«LIGA FORUM» - ул республика студентларының 2014 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган  проект.
Бу хакта тулырак ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтеп узды:
- «LIGA FORUM» - ул аралашу һәм идеяләр белән алмашу өчен ачык мәйданчык, анда һәр катнашучы үз эшенең профессионалларыннан һәм лидерларыннан заманча гамәли белем ала, команда һәм проектлар белән идарә итү осталыгына ирешә, спорт һәм массакүләм-мәдәни чараларда катнаша.

«LIGA FORUM» студентлар мәгариф форумы штабы җитәкчесе Алексей Абрамов сүзләре буенча,  5 июльгә кадәр liga-forum.ru сайтында  катнашучылар өчен заявка кампаниясен узган. Югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан барлыгы 2350 гариза кабул ителгән.  Форумда Архангельск, Калининград, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Чувашия, Удмуртия, Екатеринбург кебек төбәкләрдән вәкилләр катнашачак дип көтелә.
Форумның программа директоры Наил Вяльшин  Болгар дәүләт музей-тыюлыгы, Спас районы, Болгар шәһәре территориясендә форумның өч смена форматында узачагын хәбәр итте. Тематикасы төрле юнәлешкә ия:
- I смена (20-24 июль) – «PROFESSIONALS» - белем бирү оешмалары студентлары өчен.
- II смена (25-29 июля) – «LEADERS» - белем бирү оешмаларының старосталары өчен.
- III смена (30-3 август) – «UNIVERSITIES» - югары белем алучы студентлар өчен.
Белем бирү программасы «Фән һәм мәгариф», «Спорт», «Иҗат», «Медиа», «Студентлар үзидарәсе» кебек юнәлешләргә бүленгән. Катнашучыларны шулай ук мәдәни программа көтә: КВН, Татар-Олимпия уеннары, волейбол, өстәл теннисы, шахмат турнирлары, мавыктыргыч квестлар һәм чакырылган кунаклар белән концертлар оештыру планлаштырылган.

Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ