Логотип Магариф уку
Цитата:

Сугыш ветеранын зурладык

Нигездә өлкәннәр генә яшәгән «Дружба» посёлогы урамына гармуннар уйнап барып кердек. Максатыбыз – Үсәли авыл җирлегенә кергән шушы авылда гомер кичерүче сугыш ветераны Миргазиз абый Ситдыйков белән оч...

Нигездә өлкәннәр генә яшәгән «Дружба» посёлогы урамына гармуннар уйнап барып кердек. Максатыбыз – Үсәли авыл җирлегенә кергән шушы авылда гомер кичерүче сугыш ветераны Миргазиз абый Ситдыйков белән очрашу иде. 1 нче октябрь – Өлкәннәр көнендә җирлегебездә яшәүче бердәнбер исән сугыш ветеранын үзенчәлекле итеп котларга килү мәктәп директорыбыз Газизова Дания Шәрифулла кызының инициативасы булды. Мин җитәкләгән V сыйныф укучылары матур чыгыш әзерләде. Ә гармунчы егетләребез – Үсәли авылы мәдәният йортының гармунчылар түгәрәгенә йөрүчеләр (җитәкчеләре – Разиф Сафин).
Миргазиз абый Ситдыйков 1925 елда туган. Сентябрь аенда аңа 95 яшь тулды. 1942 елда 17 яшьлек егет сугышка алына. 2 нче Украина фронты сугышчысы Польша, Чехословакия, Румыния, Украинаны азат итүдә катнаша. Сугыш бетеп, өенә кайтырга өлгергәнче, әнисе вафат була. Ул бу хәбәрне бик авыр кичерә. Хәсрәтне онытырмын дипме, үзе әйтмешли, ил буйлап бәхет эзләргә чыгып китә ул. Ерак Таҗикстан якларында дүрт ел яшәгәннән соң аңлый: бәхет тә, туганнар да, якын дуслар да тик туган җирдә генә була икән. Тыныч тормышта Миргазиз абый урман хуҗалыгында хезмәт куя. Хатыны белән ун балага гомер биргән Миргазиз абый бүген иң бәхетле әти, бабай, карт бабайдыр.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Өлкәннәр көненә, Миргагиз абыйның 95 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелгән тантаналы чара зур тәрбияви әһәмияткә ия булды. Монда өлкәннәргә хөрмәт тә, патриотик тәрбия максаты да тормышка ашырылды.
Ә Миргазиз абыйның күп бала тәрбияләгән ата икәне чыгышыннан да күренде. Ул укучы балаларны хезмәт сөяргә, туган илебезне якларга әзер булырга, армиягә барудан курыкмаска, намуслы, гадел булырга чакырды. Бүген ул улы Рамазан белән яши. Бакчалары тулы сыгылып торган алма агачларын, тезелеп киткән умарталарын күреп, барыбыз да сокландык.
Дания Шәрифулла кызы тантаналы линейканы Миргазиз абый Ситдыйковка багышлап, халкыбызның «Илкәем» җыры белән тәмамлады.
17 – 18 чакрымга җиткән ике авыл арасын үзебезнең мәктәп автобусында уздык. Туган ягыбызның көзге матурлыгына, тыныч күк йөзебезгә сокланып, Җиңү китергән ветераннарыбызга тагын бер кат рәхмәт әйтеп кайтып җиттек. Пандемия сәбәпле тиешле дәрәҗәдә үткәрелми калган Җиңү көнен әнә шулай зурлап билгеләдек. Миргазиз абый хәрбиләрчә честь биреп озатып калды.
Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ