Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчелегендә үзгәрешләр көтелә

Түбән Кама мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин, гаилә хәленә бәйле сәбәпләр аркасында, үз эшеннән китә. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин җиткерд...

Түбән Кама мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин, гаилә хәленә бәйле сәбәпләр аркасында, үз эшеннән китә. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин җиткерде, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте. 
«Команда әгъзасы белән аерылышу һәрвакыт җиңел түгел, - диде Түбән Кама мэры. - Вадим Николаевич безнең коллективка 2016 елда килде һәм төп өлкәләрнең берсе - мәгариф өлкәсен җитәкләде. Бу вакыт эчендә бик күп (һәм иң мөһиме - сыйфатлы)  үзгәрешләр булды. Бүген безнең мәгариф системасы республика лидерлары бишлегенә керә».
Вадим Матюшин  Чаллыда яңа төзелеп килүче  мәктәпне җитәкләячәк.
 
Фото: tat.e-nkama.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ