Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада – Тукай варислары бәйгесе

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән төбәкара бәйгенең йомгаклау туры булып узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәг...

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән төбәкара бәйгенең йомгаклау туры булып узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, үзләрен зирәк һәм тапкыр булуларыннан тыш, Тукай варислары булуларын янә бер кат исбатлады. Быелгы бәйге аеруча истәлекле булуы белән күңелгә кереп калды: өч еллык тарихы булган бәйгедә Түбән Кама шәһәре һәм районыннан тыш, Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Минзәләтөбшкләреннән, хәтта Теләче районынан да катнашучылар булды. Шулай итеп, аның беренче турында 47 бала, үзләрен Тукай варисларына тиң булуларын дәлилләп, туган телебез – татар телендәге чыгышларын видеоязмаларга төшереп җибәргән булса, икенче турда иң зирәк, иң акыллы балаларның үзләре белән очрашу бәхетенә ирештек. Әлбәттә, бәйге булгач, аның үзенчәлекле, катгый таләпләре дә була, шуңа да килгән материалларны өч көн дәвамында дикъкатъ белән тикшереп бәяләргә туры килде. Нигезләмә буенча 22 балл җыйган ун бала финалга чыкты.

Йомгаклау турында Әлмәт шәһәреннән 36 нчы, 52 нче, 62 нче, Чаллыдагы 46 нчы, Мамадыштагы 6 нчы, Түбән Кама каласыннан 1 нче, 39 нчы, 47 нче, 49 нчы, 77 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр гаиләләре белән көч сынашты, шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗаты ролен яктыртты.
«Мин – Тукай варисы» дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, «Тукай геройлары бүгенге көндә» дигән икенче бирем кызыклыгы, актуальлеге белән аерылып торды. Чөнки ул өй эше итеп бирелгән иде. Театр елы уңаеннан сабыйлар, әти-әниләре, әби-бабайлары, тәрбиячеләре белән бергәләп, Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төрле материаллардан әзерләп алып килде.
«Әкияттә – кунакта» дип исемләнгән өченче бирем аша конкурста катнашучыларның зирәк, тапкыр булуларын ачыкладык. Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый» һ.б. әсәрләренә нигезләнеп, Тукаебызның нәни варисларының игътибарлыкларын барладык. Экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан һәрбер балага аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен җавапларның янәдән күрсәтелүе сабыйларга гына түгел, һәммәбезгә дә кызыклы булды.

Музыка залында һәм холлда урнаштырылган, балалар эшләрен үз эченә сыйдырган «Тукай сукмаклары буйлап...», Түбән Камадагы 37 нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган «Тукайның әкияти сандыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия иде.
Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгән иде. Өлкән буынның, шулай ук апа-сеңелләр, энекәшләренең катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагын да баетты. Шуңа да призлы урыннарны билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйрәм төсмерен алган бәйгегә, чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли Шура әгъзасы Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Вәҗиева Гөлнара Фарил кызы, Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесенең балалар эше буенча урынбасары Хәсәнова Римма Бари кызы, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Камалов Васыйл Гали улы, мәгариф ветераны Минһаҗев Суфиян Минһаҗ улы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Имаев Рифгать Гаян улы яшь  тукайчыларның эшләрен бәяләп, түбәндәге нәтиҗәне чыгарды:
I урынга Әлмәттәге 36 нчы балалар бакчасыннан Маннанова Зәринә, II урынга Түбән Камадагы 49 нчы һәм 77 нче балалар бакчаларыннан Шакирянова Әмирә белән Бикбова Диләрә, III призлы урынга Әлмәттәге 52 нче балалар бакчасыннан Кузнецов Данис, Мәсәгутов Ренал (Әлмәттәге 62 нче балалар бакчасыннан) һәм Гордеев Камил (Чаллыдагы 46 нчы балалар бакчасыннан) лаек булды. Сафин Җәмил (Мамадыштагы 6 нчы балалар бакчасыннан) «Иң зирәк Тукай варисы», Таһиров Илсаф (Түбән Камадагы 1 нче балалар бакчасыннан) «Иң сөйкемле Тукай варисы», Маннанова Сәмирә (Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасыннан) «Иң күркәм Тукай варисы», Гыймадиева Диләрә (Түбән Камадагы 47 нче балалар бакчасыннан) «Иң зәвыклы Тукай варисы» номинацияләрендә җиңү яулап, «Тукай варисы – 2019» дип язылган алтын медальгә, дипломга ия булдылар. Барлык катнашучыларга да ике дәүләт телендә нәшер ителгән Г.Тукайның «Сагыныр вакытлар» дип исемләнгән өр-яңа китаплары, гаиләдә куллану өчен өстәл календаре тапшырылды. Ә Маннановлар, Кузнецовлар һәм Бикбовлар гаиләләренә, бәйгедә әтиләре дә катнашканы өчен рәхмәт йөзеннән махсус бүләкләр бирелде. Әйтергә кирәк, әлеге истәлекле бүләкләрне әзерләүдә барлык чыгымнарны да Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы үз өстенә алды. Һәм ул үз чыгышында туган телебез – татар теленең һәрвакыт Тукай бөеклегендә булуын, милли мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау, саклау иң элек гаиләдә башлануын, балалар бакчасы, мәктәп белән һәрвакыт шушы юнәлештә кулга-кул тотынышып бердәм эшләргә чакырды. Бәйгедә катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәтен белдерде. Тукай варисларын тәрбияләү эшендә үзләреннән гаять зур өлеш кертүләре өчен Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы коллективына Г.Тукай портреты төшерелгән кубок бүләк итте.

2019 ел варислары белән бергә, бөек Тукаебызның «Туган тел» җырын җырлап, бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар.
Габдулла Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә, без – педагоглар өчен аеруча шунысы әһәмиятле. Шуңа да Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы, дип авыз тутырып әйтә алабыз. Анда гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга, акны-карадан аерырга, гадел караш, киң күңеллелек һәм нәниләр күңелендә башка асыл сыйфатлар булдырырга җирлек бар, иң мөһиме туган телебезгә мәдхия җырлый, Тукай варислары тәрбияләргә ярдәм итә. Ә Тукай варислары кайда да югалмый.

Нурзия МИРХАЗОВА,


Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы методисты, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ