Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гимназиясе укучысы БДИны 399 баллга тапшырган

Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укучы Рамил Баһавиев  дүрт предметтан БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган.11 ел буе татар телендә белем...

Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укучы Рамил Баһавиев  дүрт предметтан БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган.
11 ел буе татар телендә белем алган Рамил Баһавиев рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 баллга һәм математиканы 99 баллга тапшырган.
«1-11 сыйныфларда татар телендә белем алучы баланың чыгарылыш имтиханнарын иң югары нәтиҗәләр белән тапшыруы уникаль очрак», - дип билгеләп үтә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина.
Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Рамил имтиханнарга әзерлек тәҗрибәсе белән уртаклашты - иң мөһиме, аның фикеренчә, тырышлык кую, шул ук вакытта ял турында да онытырга ярамый. «Башны күтәрмичә әзерләндем димәс идем. Ял да иттем, уйнадым да, күңел дә ачтым, - дип сөйләде ул. - Барысының да чамасын белергә кирәк, ял һәм әзерлек арасындагы йөкләмәне дөрес бүләргә кирәк. Һәм иң мөһиме - үз көчеңә ышану».
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ