Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар кайда, уңыш шунда

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе бинасында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Биредә илебезнең 39 төбәгеннән 500 дән артык кече бизнес, фермер һәм шәхси хуҗалыклар вәкилл...

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе бинасында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Биредә илебезнең 39 төбәгеннән 500 дән артык кече бизнес, фермер һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре катнаша.
«Татар авыллары эшмәкәрләре хәрәкәте бүгенге көндә аерым катламга әверелде, ул тулы бер хәрәкәт булып, елдан-ел көчәя, камилләшә бара, аның географиясе дә киңәя. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татарлыгын саклау эшендә без Татар авыллары эшмәкәрләре хәрәкәтенә таянып эшлибез, бу эштә аның әһәмияте бик зур», – дип белдерде Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев.
Форум өчен көн дәвам итәчәк. Бүген, ачылыш тантанасыннан соң, делегатлар тематик секцияләрдә катнашачак. Иртәгә аларны Тукай районы авылларындагы эшмәкәрләр хуҗалыкларына экскурсия көтә, ә 2 апрельдә Татарстан Президенты катнашындагы пленар утырыш узачак.
«Әлеге форумны без 2012 елдан бирле үткәрәбез. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәрбер авыл эшмәкәрләре форумына килеп, үзенең сүзен әйтә, баштан да сыйпый, шелтә дә белдерә белә. Бу безнең өчен бик мөһим. Быел да пленар утырышта бергә утырып, бер-беребезгә рәхмәтле булып, аннан туган якларга кайтып, язгы кыр эшләрен башлап, Сабантуйда очрашырбыз», – дип төгәлләде ачылыш тантанасын Васил Шәйхразыев.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ