Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар халкы үзенең үсеш стратегиясен ачыклый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 24 сентябрендә республикабыз парламентында сөйләгән Юлламасында «Татар халкының үсеш стратегиясе»н булдыру бурычын куйган иде. Шул максаттан Бөтендөнь...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 24 сентябрендә республикабыз парламентында сөйләгән Юлламасында «Татар халкының үсеш стратегиясе»н булдыру бурычын куйган иде. Шул максаттан Бөтендөнья татар конгрессы, республикабыздагы Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, А.Халиков исемендәге археология институты, КФУ галимнәрен җәлеп итеп, «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын эшләде. Гыйнвар ае дәвамында Арча, Нурлат, Бөгелмә, Чаллы шәһәрләрендә дәүләт структуралары, иҗтимагый оешма вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашында әлеге Стратегия эскизы белән таныштыруга багышлап, Конгресс үзенең күчмә утырышларын үткәрде. Шәхсән, безнең үзебезгә ул утырышларның Буа каласында уздырылганында катнашу насыйп булды. Анда, Буа делегациясеннән тыш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч. Кама тамагы, Лаеш, Спас районнары вәкилләре дә катнашты. Кыскасы, Буаның 400 кеше сыйдырышлы Мәдәни үзәге залы милләтебезнең киләчәк язмышына битараф булмаган халык белән шыгрым тулы иде.
Стратегиянең шигаре дә һәркайсыбызны уйландыра һәм сискәндерә торган: «Кем МИН – ТАТАР булмагач?». Шуңа да Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Стратегия эскизы белән таныштыруны юкка гына: «Татар булмасак, кем соң без?!» – дип, залга мөрәҗәгать итүдән башламады. Димәк, мәсьәлә үтә дә җитди. Мәгълүм булганча, 2025 елга кадәр Россиядә ил халкыннан «бердәм россиян милләте» булдыру идеясе салынган илкүләм сәясәт стратегиясе бурычы куелган. Шушы шартларда илдә, руслардан кала, халык саны буенча иң күп булган татар милләтен милләт буларак ничек саклап калырга? «Татар халкының үсеш стратегиясе»н булдыру идеясе дә Татарстан җитәкчелеге күңелендә шул нияттән тугандыр да.
В.Шәйхразиев сәгать ярымлык чыгышында залдагыларны, дивардагы экран слайдларга таянып, халкыбызны саклау һәм үстерү өчен якындагы утыз ел эчендә нәрсәләр эшләргә тиешлегебезне күрсәткән юл картасы белән таныштырды.
Стратегия 2050 елга кадәр чорны колачларга тиеш. Ул өч этапка бүленгән: беренчесе – 2020 елга кадәр тормышка ашырылырга тиешле эшләр, икенчесе – 2030 елга, өченчесе 2050 елга кадәргеләр. «Татар халкы үсеше стратегиясе»нең максаты да бик тә глобаль: татар үзаңын үстерү. Анда дүрт төп юнәлеш аерып күрсәтелгән:
– татар тормышын оештыру;
– мәгариф (белем бирү һәм фән), монысы –журналыбыз укучылары өчен бик тә мөһим, чөнки аның язмышы өчен төп янып йөрүчеләр –нәкъ менә татар җанлы мөгаллимнәребез бит;
– мәдәният (гаилә бәйрәмнәре, йолалар, рух һәм иман);
– мәгълүмати мохит.
Аның чыгышыннан шул аңлашылды: татар гаиләсен ничек тә саклап калырга, милли үзаңны уятырга, тарихыбызга карата горурлык хисләре тәрбияләргә, татар авылларында заманча инфраструктура булдырырга, гаиләдә балага саф татар исеме кушарга, нәсел шәҗәрәсен белергә, туган телдә сөйләшергә, гореф-гадәтләрне сакларга... Мәгариф юнәлешендә исә татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре санын арттыру, вузларда татар төркемнәре ачу төп чаралар итеп итеп күрсәтелгән. Милли университет ачу идеясе чагылган үзе. Тик әле якын киләчәктә генә түгел. Шулай да иң күп чаралар мәдәният юнәлешендәгесе: сабантуйлар үткәрүдән тыш, шәһәр мәдәниятен үстерү, милли шигърият, кино, театр, балет, архитектураны кайгырту мәсьәләләре дә колачланган анда. Мәгълүмати мохит юнәлешендә татар журналистларын әзерләү һәм тәрбияләү системасын булдыру, татарча мультфильмнар әзерләү күздә тотыла.
В.Шәйхразиев чыгышында яңгыраган фикер-тәкъдимнәргә карата Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Фәннәр академиясенең татар энцлопедиясе һәи төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы, публицист Ркаил Зәйдулла да, утырыш мөнбәреннән торып, үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Тик ерак араларны якын итеп, Буага – әлеге күчмә утырышка җыелган залдагы 400 ләп кешедән ник берсе әлеге Стратегия эскизына карата үз фикерен ни язмача, ни микрофоннан җиткерергә җөрьәт итсен! Битарафлыкмы бу, әллә курку-шүрләүме? Югыйсә, татарның каймагы саналып йөргән Тау ягы мишәрләрен гомер-гомергә үз фикерен кистереп әйтә белә торган, кыю кавем итеп күрергә күнегелгән.
Шулай итеп, Стратегия эскизын Татарстан төбәкләрендә тикшерү, тәкъдимнәр кертү җыеннары 16 гыйнварда Арчада башланып, 30 гыйнварда буада төгәлләнде. 15 февральдән бу эш Россиянең Сахалиннан Ленинград өлкәсенә кадәр булган җиде федераль округында дәвам итәчәк. 15 июньдә – Изге Болгар җыенында исә эскиз проект рәвешен алырга, ә инде 30 августта ул кабул ителергә тиеш. Шуңа да әле һәркем «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизына карата үз тәкъдимнәрен, тәнкыйди фикерләрен җиткерә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ