Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәпләрендә нур бар

«Татар мәктәпләрендә бит өйдәгечә рәхәт һәм нурлы», – дип белдерде Казанның А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова. Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә катн...

«Татар мәктәпләрендә бит өйдәгечә рәхәт һәм нурлы», – дип белдерде Казанның А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова. Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә катнашты.
«Гимназиябез нәкъ үзәктә урнашкан һәм без үзебезне бүгенге көндә конкурентлыкка сәләтле дип саныйбыз. Бер генә тукталышта 5-6 рус мәктәбе бар. Шуңа карамастан, бездә балалар саны елдан-ел арта. Быел дүрт беренче сыйныф ачтык, һәм шулар арасында 15% бала – рус милләтеннән. Алар сугышып керделәр дисәм, ялгышмам. Чөнки аларның бездә укыйсылары килә. Ләкин кайберләренең татар телен өйрәнәселәре килми. Ләкин бездә укыйрга теләкләре зур. Чөнки гимназиябездә тәртип, олыларга карата ихтирам һәм мохит бар», – диде гимназия директоры.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясендә «Татарлык нәрсә ул?» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ