Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар тарихы хакында уникаль китап

Татар тарихы һәм Фаяз Хуҗин. Бу ике төшенчә бер-берсеннән шулкадәр аерылгысыз: берсен әйтсәң, икенчесе күз алдына килә дә баса. Чыннан да, бар гомерен Идел Болгарстаны тарихын җентекләп өйрәнүгә багыш...

Татар тарихы һәм Фаяз Хуҗин. Бу ике төшенчә бер-берсеннән шулкадәр аерылгысыз: берсен әйтсәң, икенчесе күз алдына килә дә баса. Чыннан да, бар гомерен Идел Болгарстаны тарихын җентекләп өйрәнүгә багышлаган олуг галим, күренекле татар археологы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты ул Фаяз ага Хуҗин. Тарихчы галим булуы өстенә әле чын мәгънәсендә остаз-мөгаллим дә, безнең «Мәгариф» журналының иң актив авторы да әле ул. Кырыклап китап, дәреслеккә дә җан өргән милләт җанлы тарихчы галим. Аның «Татарстан тарихыннан хикәяләр», «Татарстан тарихы», «Татарстан һәм татар халкы тарихы: борынгы заманнардан алып XIX гасыр ахырына кадәр», «Татар халкы һәм мәдәнияте» дигән дәреслек-китапларын укып, инде ничә буын халкыбыз чал тарихыбызның чын һәм рас сәхифәләре рухында тәрбияләнде. Әле бүген дә бик күпләр Фаяз аганың бу китапларын өстәл китабы буларак файдалана.
Киләсе елга үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтәргә җыенучы олпат галимебез Фаяз ага Хуҗин яңадан-яңа иҗади уңышлары, фәнни хезмәтләре белән үз укучыларын куандырып тора. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты аның «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» дигән бик тә уникаль китабын бастырып чыгарды.Уникаль диюебез һич арттырусыз. Аның әлеге китабында безнең эрага кадәр II гасыр ахырында барлыкка килеп, 1552 елга кадәр яшәгән Һун дәүләте, Түрк каһанлыгы, Бөек Болгар, хәзәр каһанлыгы, Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек дәүләтләр һәм аларның мәшһүр идарәчеләре хакында мавыктыргыч итеп сөйләнелә. Һәр факт, һәр фикер борынгы язма чыганаклар, соңгы елларда табылган археологик материаллар белән дәлилләнгән. Китапның һәр битендә диярлек ике-өч төсле рәсем, фотолар урын алган. Ул «Болгар-татар цивилизациясенең чишмә башы», «Болгарлар корган дәүләтләр», «Алтын Урда (Җүчи олысы)», «Казан ханлыгы» дип исемләнгән дүрт бүлектән тора.
Язмалары исемнәреннән үк серлелеге белән үзенә җәлеп итә, тарихыбыз белән кызыксынырга этәрә: «Аттила – гуннар патшасы, бөек җиһангир», «Казан тагын да борынгырак түгелме?», «Европа халыклары тарихында болгарлар мирасы», «Казан тәхетендә Кырым ханнары», «Казан ханлыгының мәшһүр хатыннары» – барысы 39 язма. Ф.Хуҗинның бу яңа китабы тарих укытучылары өчен генә түгел, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен бай мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итәр дигән фикердәмен. Бу җәһәттән, «Казан ханлыгы шагыйрьләре», «Кол Шәриф». «Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» дигән язмалар аерым игътибарга лаек.
«Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» дигән китап 1200 данә тираж белән нәшер ителгән. Ә татар тарихы белән белән кызыксынучылар шактыйдыр дип беләм. Шуңа да бу китапны үзегездә булдырасыгыз килсә, өлгеррәк булсагыз – отарсыз.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ