Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйгесе

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды.  Мөгаллимнәрне Казанда котладылар."Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы «Ел укытучысы» бәйге...

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды.  Мөгаллимнәрне Казанда котладылар.
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы «Ел укытучысы» бәйгесе белән бер үк вакытта үткәрелде. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән  - 237,  Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Финалда 32 укытучы көч сынашты.  
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең лауреатлары булып түбәндәге мөгаллимнәр танылды:
• Элиза  Илкәева, Пермь крае Барда районы М. Имашев исемендәге Каенавыл урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
• Алсу Фәттәхова, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укытучысы
• Искәндәр Латыйпов, Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали урта белем бирү мәктәбе укытучысы
• Зимфия Илдарханова, Татарстан Республикасы Алабуга районы 1 нче гимназия-милли белем бирү үзәге укытучысы
Бөтенроссия бәйгесендә 3 нче урынны Чувашстан Республикасы Батыр районы 1нче Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Роза Айзатуллова  hәм Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Ләйсән Нигъматуллина яуладылар. 2 урында - Башкортостан Республикасы Илеш районы Базытамак урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Илмера Ахунова hәм Татарстан Республикасы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Ландыш  Әһлетдинова.
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре булып 2020 елда Свердловск өлкәсе Әртә районы  Манчаж Тамак төп белем бирү мәктәбе укытучысы Дамир  Каюмов, Казан шәһәре Вахитов районы  18 нче урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина танылдылар. 
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ