Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле мөгаллимнәре замана мәктәбендә стажировка уза

Укытучы халкы гомере буе гыйлем өсти. Төрле семинар-конфереренцияләрдә катнашуларын әйтмим дә инде. Шулар өстенә өч ел саен өчәр атналык курсларга укып, үз квалификациясен дә күтәрергә тиешләр. Әле ме...

Укытучы халкы гомере буе гыйлем өсти. Төрле семинар-конфереренцияләрдә катнашуларын әйтмим дә инде. Шулар өстенә өч ел саен өчәр атналык курсларга укып, үз квалификациясен дә күтәрергә тиешләр. Әле менә бу көннәрдә КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге оештырган курсларда республикабызның төрле районнарыннан булган 25 татар теле һәм әдәбияты укытучысы «Мәгарифне модернизацияләү шартларында туган тел һәм татар әдәбиятын укытканда тәрбия процессын оештыру» дигән тема буенча стажировка үтә. Аның беренче атнасында алар, Үзәкнең телче галимнәре, әдәбият белгечләре, дәреслек авторларының татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль аспектларын яктырткан лекцияләрен тыңлап, педагогик осталыкларын арттырса, инде менә бу атна башыннан өч көн буена Казандагы мәртәбәле 146 нчы урта мәктәптә булып, бу мәктәп укытучылары уздырган ачык дәресләрне һәм сыйныфтан тыш чараларны карап хозурландылар.IMG-20181024-WA0005


Татар теле һәм туган телдән әдәби уку дәресләрендә шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләренә ничек ирешергә? Интерактив форма эшчәнлеге аша рус телендә сөйләшүче балаларда татар телен өйрәнүгә мотивацияне нинди чаралар һәм ысуллар ярдәмендә булдырырга? Туган тел һәм әдәбиятны укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлешне оештыруда Казандагы 146 нчы урта мәктәбе мөгаллимнәренең алдынгы эш тәҗрибәсе нидән гыйбарәт? ФДББС шартларында рус мохите сөргән шәһәр мәктәбе шартларында татар теле фәне буенча дәрестән тыш эшчәнлекне ничек оештырырга? Бу мәктәптә узган өч көнлек курслар программасы стажировка үтәргә килгән һәрбер мөгаллимнең теләк-ихтыяҗын канәгатьләндерердәй итеп төзелгән иде.


Мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең иң яхшы директорларыннан берсе булып танылган Диләрә Салих кызы Кәримова, аның милли мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Надия Салих кызы Җаббарованың үтемле киңәш-тәкъдимнәре, укыту-тәрбия эшчәнлегендәге һәрбер яңалыкны башкалар белән дә бик теләп уртаклашырга омтылулары, мәктәптәге эшлекле атмосфера, дустанә мөнәсәбәт курслардагы мөгаллимнәрнең күңеленә май булып ятты.IMG_8688


Тәнәфес вакытында 146 нчы урта мәктәптән алган уй-фикерләре белән уртаклашуларын кызыксынып, Түбән Камадагы С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятеннән Рәсимә Фәретдин кызы Нуруллинага, Буа районының Яңа Чәчкаб урта мәктәбеннән Фәридә Хаҗиәхмәт кызы Рәхимовага, Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәптән Флера Мөгътәсим кызы Хәйретдиноваларга мөрәҗәгать иткән идем. Алар исә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә өч көнлек семинар барышында алган тәэсир-кичерешләре белән ихластан уртаклашты: «Шәһәр мәктәбе шартларында да рус телендә сөйләшүче балаларда татар теленә шулкадәр кызыксыну тәрбияләргә мөмкин икән! Моңа укытучылардан никадәр фидакарьлек, тырышлык, үз фәнеңне ярату сорала. Ә бит моны коры сөйләү, матур төс-кыяфәтең булу белән булдырып булмый. Никадәр күп яңалыкны, укытучыларының алдынгы эш тәҗрибәсен үз күзләребез белән күрдек. Биредә күргән һәр нәрсәне үзебездә дә сынап карарга исәп», – диделәр алар.IMG_8774


Әйе, телебез язмышы өчен бергәләп алыну, бер-береңдәге алдынгы тәҗрибәне уртак хәзинә итү кирәк шул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ