Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле олимпиадасының муниципаль этабы

Татарстанда төбәк һәм илкүләм олимпиадаларның муниципаль этабына старт бирелде. Мәктәп укучылары олимпиада биремнәрен алдан билгеләнгән пунктларда үтәчәк. Балалар үз белемнәрен 24 предмет буенча сыный...

Татарстанда төбәк һәм илкүләм олимпиадаларның муниципаль этабына старт бирелде. 
Мәктәп укучылары олимпиада биремнәрен алдан билгеләнгән пунктларда үтәчәк. Балалар үз белемнәрен 24 предмет буенча сыный ала. Бу турыда «Мәгариф»кә Республика олимпиада үзәгендә хәбәр иттеләр. Олимпиадалар рус теле һәм әдәбиятыннан, татар теле һәм әдәбиятыннан, туган телләрдән, шул исәптән чуваш, удмурт, мордва телләреннән үткәрелә.
«Узган елны муниципаль этапта 68 233  укучы катнашкан иде. Шуларның 13 779ы җиңүче һәм призер исеменә лаек булды. Гадәттә, муниципаль этапта иң күп балл җыйган укучылар республика этабында катнаша. Биремнәрне югары уку йортлары профессорлары әзерли», -дип сөйләде Республика олимпиада үзәге директоры урынбасары Алия Җамалетдинова.
Муниципаль этап 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Гадәттә февральдә Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ