Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучысы - заман укучысына

Әгәр миннән «Сезнең өчен иң кадерле бүләк ул нәрсә?» дип сорасалар, мин, ике дә уйламыйча: «Укучыларымның туган телдә иркен аралашуы», – дип җавап бирер идем. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны та...

Әгәр миннән «Сезнең өчен иң кадерле бүләк ул нәрсә?» дип сорасалар, мин, ике дә уйламыйча: «Укучыларымның туган телдә иркен аралашуы», – дип җавап бирер идем. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү, аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Тел бетсә, милләт бетә. 
Белем бирүдә беренчел максат итеп укучыларымда милли горурлык, үзаң һәм җаваплылык тәрбияләүне куям. Безнең үз тарихыбыз, узган юлыбыз, гасырлар дәвамында формалашкан телебез, традицияләребез, үзаңыбыз, мәдәниятебез бар. Алар барысы да кабатланмас дөнья мәдәниятенең бер өлеше булып тора, һәм без аны киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы.
Бүгенге вазгыять татар теле һәм әдәбиятын укытуда зур тырышлык сорый. Мәктәптә эшли башлаганнан бирле, мине дәресләрне ничек итеп яраттырырга дигән сорау борчый. Без балага татар телен өйрәнүдә бик зур таләпләр куярга өйрәнгәнбез, башта өйрәтергә, аннан гына таләп итәргә кирәк. Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың аңын үстерә. Материалны үзләштерү кызыклы һәм уңайлы булса гына укучының күңеле үсә, тел өйрәнергә теләге арта. Шуңа күрә дә дәресләремне нәтиҗәле, кызыклы итәр өчен яңалык кертергә, инновацион алымнар кулланырга, гадәти булмаган дәресләр үткәрергә тырышам.
Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Төркемнәрдә эш, рольле уеннар аралашуга өйрәтүдә бик уңышлы юнәлеш булып тора. Дәрестә татарча гына сөйләшү, бик күптөрле күрсәтмәлелек куллану да – сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара. Дәрестә ни дәрәҗәдә психологик рәхәтлек, иркенлек тудырыла, телне өйрәнү тизлеге дә шулкадәр зуррак, нәтиҗәлерәк була.
Тел өйрәнү процессында баланың төп эшчәнлек төре – сөйләм эшчәнлеге. Баланы башта сөйләмгә, аннан соң гына тел үзенчәлекләренә өйрәтү кирәк. Шуңа күрә тел өйрәнүнең башлангыч этабында лексиканы өйрәтүгә зур өстенлек бирелә. Баланы өйрәнеләсе тел мохитенә «чумдыру» гына нәтиҗә бирә. Сүз мәгънәсен тәрҗемәсез, образлар ярдәмендә төшенү дәрестә үзара аңлашу тулылыгын тәэмин итә. Балаларда «дәрестә рус телендә сөйләшмәскә» дигән психологик тыелу барлыкка килә, бу исә фикерне татар телендә әйтү ихтыяҗын стимуллаштыра.
Мин дәресләрне төрле уеннар кулланып үткәрәм. Балалар арымасын өчен дәресләрдә бер уен икенчесе белән аралаштырылып һәм үрелеп бара. Укучы тиешле булган лексик һәм грамматик материалны уен процессында үзләштерә. Мәсәлән, укучыларны «Исемнәрнең тартым белән төрләнеше», «Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше» дип өйрәтмибез. Сөйләм материалын истә калдыруны нәтиҗәле итү өчен, сөйләм структураларын кабат-кабат ишетү, ә тотрыклы ныгыту өчен даими кабатлап тору зарур. Тәҗрибә күрсәткәнчә, тел үзләштерүгә уртача гына сәләтле булган балаларның да баш миендә грамматик структура образын тудыру өчен җанлы сөйләм агымында әлеге структураны якынча йөз тапкыр тыңлау мөһим. Балалар истә калдырганчы, мин уенчыклар белән диалог үткәрәм. Мәсәлән, «Бу сезнең сыйныфыгызмы?», «Әйе, бу безнең сыйныфыбыз. Безнең сыйныфыбызга рәхим ит!» дигән катлаулы структураны рус телле 1 нче сыйныф укучылары биш-алтынчы дәрестә бер авырлыксыз әйтә башлый. Балалар дәрескә, грамматика өйрәнергә дип түгел, укытучыдан ишеткәнне уртак уенда кулланырга килә. Шуңа күрә укучыларым дәресләргә бик теләп йөриләр, арымыйлар, уңайсызланмыйлар, үз-үзләрен иркен тоталар. Дәрестә кызыксынып, мавыгып эшлиләр.
Дәрестә өйрәнелгән материалны практикада да кулланып карау балалар өчен аеруча файдалы. Бергәләп урамда, музейда, экскурсиядә татарча сораулар бирү, кибеттә нәрсәдер сатып алу предметны өйрәнүне тагын да кызыклырак итә. Укучылар татар телен дәрестә генә түгел, башка урында да куллана алулары белән бик тә горурлана, тагын да күбрәк беләселәре килә.
Менә шулай системалы рәвештә эшләү, эзләнү нәтиҗә бирми калмый, шуңа күрә укыту методикасы, дәреслекләр начар дип утырырга кирәкми, барысы да үзебездән тора. Без хәзер, башка предмет укытучыларыннан аермалы буларак, укучыларга да, ата-аналарга да «Сез тиеш!» дип әйтә алмыйбыз. Укучыларны традицион, бертөрле үткәрелгән дәресләр, ялыктыргыч эш төрләре белән кызыксындырып булмый. Без дә үзгәрик, эзләник, дәресләрдә яңа технологияләрнең иң отышлысын, нәтиҗәлесен кулланыйк. Татар телен үстерүгә башка предмет укытучыларын да җәлеп итәргә кирәк. Алар да үз дәресләрендә төшенчәләрне ике телдә дә бирсә, татарча спектакльләрдә, уеннарда, концертларда катнашса, гомумән, укыту-тәрбия процессында татар телен дә кулланса, укучылар алдында телнең дәрәҗәсе тагын да күтәрелер иде.

Башлангыч сыйныфларда укучы балалар татар теленең алга таба кирәк булуына артык игътибар бирмиләр, алар өчен беренче чиратта дәресләрнең кызык, мавыктыргыч булуы мөһим. Югары сыйныфларга җиткәч, укучылар телнең тормышта пассив кулланылышын тоемлыйлар. Әлбәттә, аларның телне өйрәнүгә кызыксыну дәрәҗәләре кими. Шуңа күрә киләчәктә телнең актив кулланылыш дәрәҗәсен арттырасы иде. Казанда татарча сөйләшүгә киртәләр юк, әмма татар телле мохит барыбер тар. Рәсми чараларның күбесендә «исәнмесез, сау булыгыз»дан гайре татар сүзе яңгырамый. Мәктәптәге чаралар, бәйрәмнәр дә тулысынча диярлек рус телендә бара. Иҗтимагый тормышта, эш кәгазьләрен алып баруда, мәгълүмат системасында милли телләр куллану юк дәрәҗәдә. Татарча сөйләшергә кем комачаулый? Татар телен популярлаштырмый торып, телне өйрәнүгә мотивация дә булмаячак.
Уку-укыту процессында ата-аналар белән дөрес эш алып бару да зур әһәмияткә ия. Алар белән дә тыгыз элемтәдә булып, дәресләргә чакыру, спектакльләр, концертлар күрсәтү, бергә төрле чаралар үткәрү татар теленә кызыксыну, мәхәббәт уята. Балаларының дәресләргә яратып йөрүләренә, татарча иркен сөйләшүләренә, дәрестә барысын да аңлауларына кайсы ата-ана каршы булсын?! Гомумән, укучының һәрбер уңышын әти-әнисе белергә тиеш дип уйлыйм мин.
Шуның белән бергә, әти-әни баласының тормышында туган телнең никадәр мөһим икәнлеген аңласын, милләт, туган тел язмышына карата җаваплылык хисен тойсын өчен, милли мохит, телебезнең кулланылыш даирәсе булу аеруча мөһим. Бу уңайдан, Татарстан Республикасы Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелү туган телебезнең кыйммәте артуга, аны дөньякүләм танытуга ышанычны бермә-бер арттыра.
Казаныбызда төрле мәртәбәле чаралар уздырылуы, тарихи мирас объектларының ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе, республикабызның икътисади һәм сәяси яктан дөнья масштабында танылуы безнең балаларда Татарстан белән горурлану хисләре уята. Алар үзләрен глобаль киңлекләрнең аерылгысыз бер кисәге итеп тоялар. Башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, көндәшлеккә ихтирам белән карарга, кунакчыллыкка, рухи һәм физик яктан көчле булып үсәргә өйрәнәләр.
Иң зур теләгем – укучыларымда үз илләренең чын патриотларын тәрбияләү. Илгә мәхәббәт нәрсәдән башлана? Баланың сыйныфташларына, мәктәбенә, туган авылына, шәһәренә булган мәхәббәттән, билгеле. Бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла: укучыларыбыз әти-әниләре белән бергәләп шәһәр күләмендә уздырыла торган «Янәшәдә ветеран яши», «Җиңү хаты», «Чемодан эчендә музей», «ТАССРга – 100 ел» акцияләрендә актив катнашты.
Укучыларым, мәктәбебездә Советлар Союзы Герое Габделхак Сәгыйть улы Умеркин исемендәге музей ачылуда актив катнашып, эзләнү-тикшеренү эшләре алып баралар, танылган шәхесләр белән очрашалар. Шулай ук Казаныбызда урнашкан башка мәктәп музейларында еш булабыз. Мәркәзебездә 170 мәктәп музее эшләве бик күңелле күренеш булуын әйтми кала алмыйм.
Бала күңеленә юл табу, тормышка ныклы адымнар белән атлап керерлек шәхес тәрбияләү – җаваплы, мәртәбәле һәм изге хезмәт! Безнең буынга, бәлки, татар теленә тагын бер сулыш өрү вазифасы йөкләнгәндер... Укытучының эше соңгы кыңгырау чылтырау белән төгәлләнми, киресенчә, уңыш җыю чоры башлана. Киләчәк язмышы ныклы, кыйбласы туры, барыр юлы дөрес булырлык итеп салынган нигез генә нык була. А.С.Макаренко сүзе белән әйтсәк, «Кеше тәрбияләү – димәк, иртәгәсе көннең шатлыгын тәрбияләү дигән сүз».
Зилә ГАБДИНОВА,

Казан шәһәрендәге Советлар Союзы Герое,

А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның

югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ