Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленнән VII халыкара олимпиада

Татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды. Аларның исемнәрен бүген Казанның Универсиада авылы үзәгендә үткән тантанада игълан иттеләр. Быел күләмле бәйгедә 500гә якын...

Татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды. Аларның исемнәрен бүген Казанның Универсиада авылы үзәгендә үткән тантанада игълан иттеләр. Быел күләмле бәйгедә 500гә якын мәктәп укучысы һәм студент көч сынашты. 
Олимпиада җүңүчеләрен VII Бөтенроссия туган тел форумын йомгаклау бәйрәме кысаларында бүләкләделәр. Тантананы К.Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резидә Сәлахова алып бардылар. Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Быел олимпиадада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 укучы һәм студент катнашкан. Финал биремнәрне алар 22-25 апрельдә Казанда үтәделәр.
Нәтиҗәдә Татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиаданың 20 җиңүчесе ачыкланган: Илүзә Галипова (Балтач), Эльвина Галләмова (Актаныш), Эльмира Сабирова (Әлмәт), Азалия Солтанова (Апас), Гүзәлия Куакалова (Чувашстан), Ризәлә Гыйләҗева (Яшел Үзән), Нияз Госманов (Казан), Алсинә Хәева (Арча), Гөлнара Галиәкбәрова (Саба), Арина Тайрова (Пермь), Ләйлә Хәкимова (Башкортстан), Исмегөл Сәламова (Бөгелмә), Кулшэн Гулиева (Мөслим), Артур Данилов (Мамадыш), Олеся Рыжикова (Алексеевск), Роза Айзатуллова (Чувашстан), Әминә Асанова (Кырым), Гүзәлия Галиева (Яр Чаллы), Алсу Мансурова (Казан), Каадер Касыйм (Финляндия).
Фото: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы
Гран-прины Татарстанның Чирмешән районы гимназиясе укучысы Лилия Гатина, Башкортостанның Туймазы районы мәктәбе укучысы Тимур Суфиянов, Бөек Британия югары уку йорты студенты Чихиро Тагучи яулады.

Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ