Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленнән VIII халыкара олимпиада

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага гаризалар кабул итү башлануын әйтте. Бу хакта ул «Тат...

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага гаризалар кабул итү башлануын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәр итә. 
«Гаризалар ел саен 15 ноябрьдән кабул ителә. Тест нәтиҗәләре буенча максималь балл җыйган катнашучылар олимпиаданың йомгаклау этабына чакырыла. Олимпиада Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан үткәрелә», — дип сөйләде ул.
Гөлия Мусина сүзләренчә, олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар исемлеге беренче мартка кадәр төзелә. Олимпиаданың йомгаклау этабы язма турдан: татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан, татар халкы һәм тарихыннан булачак, моннан тыш «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән темага проект эшләрен яклау таләп ителәчәк. Сектор җитәкчесе олимпиаданың йомгаклау туры ел саен апрель аенда үткәрелүен билгеләп узды.
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының бурычлары: Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән килгән укучылар һәм студентларның татар телен, әдәбиятын өйрәнүгә карата кызыксынуларын арттыру, татар телен һәм әдәбиятын, традицияләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен белгән сәләтле укучыларны, студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшь буында туган телгә, татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ