Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарда – беренче музыкаль комедия

Ниһаять, төгәл бер атнадан, ягъни 12 ноябрьдән, беренче татар музыкаль комедиясе киң прокатка чыгачак. Күпҗәннән көтелгән әлеге премьераны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеа...

Ниһаять, төгәл бер атнадан, ягъни 12 ноябрьдән, беренче татар музыкаль комедиясе киң прокатка чыгачак. Күпҗәннән көтелгән әлеге премьераны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Беренче татар комедиясенең исеме үк бик тә кәттә: моңарчы «Әпипә» атлы татар халык җырын гына тыңлап хозурлансак, хәзер инде берничә сәгатькә сузылган шундый ук исемдәге музыкаль комедиябез дулкыннарында яшәү мөмкинлегебез бар. Баштарак татар мюзиклы булыр дип уйланылган «Әпипә» музыкаль комедиясе – тулысынча прокат киносы. Анда татар эстрадасының популяр артистлары Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә» төркеме кызлары Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова, «Фәридә-Алсу» дуэты кызлары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина, Алсу Әбелханова, Гөлшат Имамиевалар катнаша. Төп рольләрдә – Кәрим Тинчурин театры артистлары ирле-хатынлы Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева.
Фильмның режиссеры – Илшат Рәхимбай, ә продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Алар фикеренчә, беренче татар музыкаль фильмы көлдерә дә, елата да, уйландыра да торган икән. Ул мәхәббәт турында, гастрольләр турында, батырлык һәм хаклык турында икән. Ноябрь аенда Буа, Теләче, Лениногорск, Баулы, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Балтач, Әгерҗе, Азнакай, Яңа Чишмә, Минзәлә, Менделеевск, Әтнә районары кино сөчеләренең иә беренчеләрдән булып «Әпипә» комедиясен карап, хозурлану мөмкинлекләре бар.
«Әпипә» комедиясе ничек туган? Иҗат итү барышында нинди киртәләрне җиңеп үтәргә туры килгән? Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фильмны иҗат итүдә катнашкан бер төркем иҗат әһелләре катнашында узган матбугат конференциясендә сүз барды.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ