Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан – дөньякүләм туризм мәркәзе

Соңгы елларда республикабыз мәркәзе – Казан каласын Россиянең өченче – спорт башкаласы дип йөртә башлауларына, Сибгат Хәким язганча, эчке бер горурлык белән куанып йөрергә күнегә төшкән идек. Якын кил...

Соңгы елларда республикабыз мәркәзе – Казан каласын Россиянең өченче – спорт башкаласы дип йөртә башлауларына, Сибгат Хәким язганча, эчке бер горурлык белән куанып йөрергә күнегә төшкән идек. Якын киләчәктә Татарстаныбыз тагын да югарырак планканы яуларга җөрьәт итмәкче. Бу юлы инде туризм өлкәсендә, ягъни Татарстан туризм эшчәнлеген җәелдерү мәсьәләсендә дөнья күләмендә башкала булып танылырга җыена. Бу хәбәрне бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә республикабызның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов журналистларга җиткерде. Моңа нигез дә бар икән. Ник дисәгез, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туризм өлкәсендә World Travel Awards дөньякүләм бәйгесенә нигез салучы Грэм Кук белән очрашкан һәм сөйләшү барышында 2020 һәм 2021 елларда әлеге бәйгегә йомгак ясау тантанасын Казанда үткәрергә килешкәннәр.
Искәртеп үтик: World Travel Awards премиясе сәяхәтләр, туризм һәм кунакчыллык индустриясендәге төп секторларда лидерларны билгеләү өчен 1993 елда гамәлгә куелган булган. Әлеге бүләк туристик кунакханәләр һәм торак, туристик истәлекле урыннар һәм авиакомпанияләр кебек категорияләрдә тапшырыла икән. Премияне еш кына «Туристлык индустриясе Оскары» дип атыйлар, ди.

                      Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ