Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Хөкүмәтеннән авыл укытучыларына 100 грант

Авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган яшь укытучылар өчен махсус грантлар каралачак. Бу хакта брифинг барышында Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. 35 яшькә кадәр булган укытучыла...

Авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган яшь укытучылар өчен махсус грантлар каралачак. Бу хакта брифинг барышында Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. 
35 яшькә кадәр булган укытучылар һәм директорлар өчен якынча 100 грант бирергә уйлыйлар.
— Югары квалификацияле педагогларны авыл мәктәпләренә җәлеп итү максатыннан укытучы һәм директорларга торак шартларын яхшырту өчен ТР Хөкүмәте тарафыннан 100гә якын грант бүлеп бирү күздә тотыла, – дип белдергән Лилия Галимова.

Президент Владимир Путин  үз Юлламасында 2020 елда Россиядә укытучылар өчен «Земский учитель» («Авыл укытучысы») программасы эшли башлаячагын әйтте. Аның буенча авылга күчеп киткән мөгаллимнәргә 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ