Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин Флера Тарханова турында

Мин Флера апа белән балачактан ук таныш идем. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында бергә эшләгәндә дуслашып киттек. Мин әлеге кешене икенче яктан ачтым. Ул зур хөрмәткә лаеклы шәхес...

Мин Флера апа белән балачактан ук таныш идем. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында бергә эшләгәндә дуслашып киттек. Мин әлеге кешене икенче яктан ачтым. Ул зур хөрмәткә лаеклы шәхес иде.


Фото: youtube.com Фото: youtube.com

Узган ел Флера апаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде, «Карлыган белән чия» китабы кабаттан бастырып чыгарылды. Теләгән кеше әлеге китапларны Татарстан китап нәшрияты сайтыннан бушлай укый ала.


Әле күптән түгел генә Флера апаның үзе белән телефоннан аралашкан идек. «Авыруны җиңгәч килермен, әсәрләрне чыгару турында сөйләшербез», – дигән иде, ләкин бу хыяллар тормышка ашмый калды...


Күптән түгел ул үзенең элек чыккан шигырьләрен, публицистик, тәрҗемә әсәрләрен 5 томлык итеп бастыру өчен басмага әзерләп биргән иде. Бер ай эчендә Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен тәрҗемә итте. Шундый тиз вакыт аралыгында зур күләмдәге әсәрне бик сирәк кеше генә тәрҗемә итеп чыга ала.


Үзенең характеры, тормышка карашы белән аның татар интеллигенциясе арасында үз урыны бар. Флера апа – бик чибәр ханым, ниндидер чарада аның чыгыш ясавы кичәгә ямь бирә, күңелләрне күтәрә иде... Флера апаның үлеме – барыбыз өчен дә зур югалту!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ