Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары COVID-19 белән ничек «бил алыша»?

Узган уку елының соңгы дүртенче чиреген дистанцион төстә укып төгәлләгәч, инде мондый мәшәкатьле «энә белән кое казу» алымыннан инде котылырбызмы дигән идек тә. Кая ул?! Россиянең әле бер төбәгендә, ә...

Узган уку елының соңгы дүртенче чиреген дистанцион төстә укып төгәлләгәч, инде мондый мәшәкатьле «энә белән кое казу» алымыннан инде котылырбызмы дигән идек тә. Кая ул?! Россиянең әле бер төбәгендә, әле икенчесендә мәктәпләрдә кабаттан дистанцион укытуга күчүләре яки күчәргә җыенулары хакында хәбәрләр килеп ирешеп тора.
Бүгеннән уку елының 2 нче чиреге башланды. Ә менә ут күршеләребез – Башкортстанда VI – X сыйныф укучылары, республика җитәкчесе фәрманы белән көзге каникулдан соң, ягъни бүгеннән өйдән торып укуга күчте. Республика мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфлар һәм чыгарылыш XI сыйныф укучыларына гына мәктәпләргә йөреп укырга рөхсәт ителгән. Шулай ук укучылар саны 70 баладан артмаган мәктәпләрдә дә уку форматы элеккечә саклана.
Мәгълүм булганча, пандемия аркасында Башкортстан мәктәпләрендә кәзге каникул бездәгедән бер атнага иртәрәк – 17 октябрьдә үк башланган иде һәм ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Шунысын да әйтик: Башкортстанда югары уку йортлары 2 ноябрьдән дистанцион укытуга күчкән иде.
Хәбәрләргә караганда, Мәскәү каласында да VI – X сыйныф укучылары дистанцион укуда, һәм мондый режим әлегә 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәргә тиеш. Ә алда тагын ничек буласын бер Ходай үзе генә белә.
16 ноябрьдән Мәскәү өлкәсендәге югары уку йортлары һәм көллиятләр дә дистанцион укыту режимына күчәргә җыена.
Ә безнең Татарстан мәктәпләрендә хәлләр ничек соң диярсез? Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгындагылар, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре фикеренә таянып, Татарстан мәктәпләрендә икенче чиректә дә дәресләр элеккечә дәвам итәчәк, дистанцион укуга күчү күздә тотылмый дип белдерә. Димәк, коронавирус зәхмәтен йөгәнләп тота алабыз дигән сүз. Әйтүләренчә, уку елы башыннан ике ай эчендә республикабыздагы укучылар арасында СOVID белән чирләгән 34 очрак, студентлар арасында – 31, ә укытучылар арасында 69, барысы 134
очрак теркәлгән. Инде шулардан 116 сы, сихәтләнеп чыгулары аркасында, контрольдән алынган. Хәзергә бары 16 очрак күзәтү астында. Көзге каникул чорында республикада 743 мәктәп яны лагерьларында 46 меңнән артык бала, ә 33 шәһәр яны лагерьларында 5269 бала ял иткән. Бәхеткә каршы, алар арасында да коронавирус чире йоктыру очраклары теркәлмәгән. Димәк, Татарстан мәктәпләре коронавирус зәхмәтен йөгәнләргә өйрәнгән, күрәсең?!
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ