Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары - өченче!

5 майдан 6 майга кадәр Пермьдә узган дүрт ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан укучылары мактаулы өченче урынны яулаганнар.Ике көн дәвамында иң яхшы интеллектуаллар исеме өчен Идел буеның барлык төбәкләре...

5 майдан 6 майга кадәр Пермьдә узган дүрт ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан укучылары мактаулы өченче урынны яулаганнар.
Ике көн дәвамында иң яхшы интеллектуаллар исеме өчен Идел буеның барлык төбәкләреннән 8-11 сыйныфларның якынча 170 укучысы көрәшкән.
Олимпиада  робототехника, программалаштыру, уйлап табучылык бурычларын хәл итү һәм интеллектуаль уен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" юнәлешләре буенча үткән. Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр кергән.
«Программалаштыру»да иң яхшылары дип Саратов өлкәсеннән килгән укучылар табылган. Самара өлкәсе командасы - икенче, Татарстан Республикасы командасы өченче урынны алган.
Олимпиадада җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
фото ТР Мәгариф һәм фән сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ