Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучыларын «Экология – һәрберсенең эше» бәйгесе көтә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Росприроднадзор «Экология – һәрберсенең эше» Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә старт бирелүе турында хәбәр итә. Премия яшьләрнең экологик культурасын һәм аңлылыгын...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Росприроднадзор «Экология – һәрберсенең эше» Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә старт бирелүе турында хәбәр итә. Премия яшьләрнең экологик культурасын һәм аңлылыгын күтәрүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне, мавыктыргыч һәм аңлаешлы форматлардан файдаланып, табигатьне саклау тәртибенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Премиянең төп бурычлары – экологик агарту, табигать ресурсларына җаваплы караш культурасын популярлаштыру, яшьләр арасында иҗтимагый активлыкны арттыру, шул исәптән «яшел» волонтёрлык ярдәмендә, шулай ук балалар һәм яшүсмерләрнең талантларын ачу. Бәйгедә Россия территориясендә дә, аннан читтә дә яшәүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала.
Конкурс эшләрен кабул итү 2021 елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс комиссиясе эшеннән һәм «Халык жюриы» (социаль челтәрләрдә карауларның, лайкларның иң күп саны) тавышларын санаганнан соң, конкурс комиссиясе йомгак ясаячак. Премия җиңүчеләрен һәм аның лауреатларын бүләкләү тантанасы 25 ноябрьдә Мәскәүдә гала-концертта узачак.
Номинацияләргә килгәндә, бәйгедә 12 төп номинация һәм вакыйганы яктыртучы ММЧ вәкилләре өчен махсус номинация каралган. Катнашучылар өчен номинацияләр арасында: «Планетаны бергә саклыйк», «Минем эко-гаилә - минем команда», «Юный эко-блогер», «Эко-тренды», «Эко-мәктәп», «Эко-рәсем», «Эко-фокус», «Эко-мультфильм», «Эко-волонтёр», «Яшь эко--журналист», «Экология дөньяда» («Ecology in the world»).исемлеләре бар.
 Катнашу өчен заявканы түбәндәге премиянең рәсми сайты ярдәмендә бирергә мөмкин: https://экологиядеждого.рф. Шунда ук номинацияләр турында катнашу шартлары һәм җентекле мәгълүмат белән танышырга мөмкин.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ