Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшкуарларга – 1,5 млрд сум

Россиягә коронавирус зәхмәте кагылганга бүген төп-төгәл ике ай. Шушы чор эчендә матди яктан иң нык зыян күргән катлау – мөгаен, эшкуарлардыр. Шуңа да алар хөкүмәт тарафыннан ярдәмгә бик тә мохтаҗ. Чын...

Россиягә коронавирус зәхмәте кагылганга бүген төп-төгәл ике ай. Шушы чор эчендә матди яктан иң нык зыян күргән катлау – мөгаен, эшкуарлардыр. Шуңа да алар хөкүмәт тарафыннан ярдәмгә бик тә мохтаҗ. Чынлыкта, хәлләр ничек? Ярдәм бармы аларга, әллә хәзергедәй киеренке һәм катлаулы вазгыять чоңгылыннан япа-ялгыз гына чыгарга азапланалармы? Бу сорауга бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә Татарстанның гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев катнашында узган брифингта ачыклык кертелде.
Бәхеткә, әлеге фонд республикабызның кече һәм урта бизнесы вәкилләренә финанслау, банклар алдындагы бурычларын каплау мәсьәләләрендә булдыра алганча, кем әйтмешли, ике куллап ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, Бердәм кредитлаштыру үзәге базасында эшкуарлар өчен «кайнар линия» булдырганнар. Апрель башыннан алып бүгенге көнгә кадәр республикабыз эшмәкәрләреннән льготалы кредитлар бирү программаларына, кредит каникулларына, процентсыз займ һәм реструктурлаштыру мәсьәләләренә кагылышлы 500 дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
Кризиска каршы чаралар кысаларында Гарантия фонды тарафыннан комиссион бүләкләү күләме минималь мөмкинлеккә кадәр киметелгән, комиссия акчасын түләү алты айга кичектерелгән. Бизнес өлкәсенең кредитларны реструктурлаштыруга ихтыяҗы булуын исәпкә алып һәм кредитлар бирү күләмен арттыру максатыннан Гарантия фонды оператив төстә «Реструктурлаштыру» һәм льготалы «Теләктәшлек күрсәтү» дигән продуктлар гамәлгә кертелгән. Нәтиҗәдә, республикабыз эшкуарларына Гарантия фонды тарафыннан миллиард ярым сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтелгән инде.
«Татар-информ» МА фотосы

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ