Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татарстан” журналы туган көн күргәзмәсенә чакыра

«Татарстан» журналының беренче саны чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан, “Татмедиа” галереясындә әлеге истәлекле көнгә багышланган күргәзмә ачылды. Тарихи күргәзмәне ачу тантанасында “Татмедиа” Матбуг...

«Татарстан» журналының беренче саны чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан, “Татмедиа” галереясындә әлеге истәлекле көнгә багышланган күргәзмә ачылды. Тарихи күргәзмәне ачу тантанасында “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” АҖ Генераль директоры Шамил Садыйков, “Татарстан” журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина һәм күпсанлы матбугат хезмәткәрләре катнашты.
Тантананы ачуда Айдар Сәетгәрәй улы журналның Татарстанның елъязмачысы һәм яшьтәше,  Коммунистлар партиясе сүзен укучыларга иң беренчеләрдән җиткерүче булуын билгеләп узды. Журнал сәхифәләрендә һәрдаим республика тарихы чагылып баруын әйтте, хәзер дә Татарстанның иң җанлы вакыйгаларына киң урын бирелүен билгеләде.
“Татмедиа” АҖ Генераль директоры Шамил Садыйков журналның кыскача тарихы белән таныштырды, аның әле дә республика җитәкчеләренең Татарстан тормышын төзүдә беренче ташларын салучылар булып катнашуларын җиткерүче матбугат органы икәнлеген сөйләде.
Ә күргәзмә белән журналның баш мөхәррире Татьяна Вафина таныштырды. Элек аның  “Вестник Татарского областкома РКП(б)”  исемдә чыгуын , мөхәррирләре Татарстан җитәкчеләре булуын әйтеп узды. Шәхес культы елларында репрессия  кайчысына эләгү сәбәпле, мөхәррирләрнең бик еш алышынып торуын (димәк, республика җитәкчеләренең дә) сөйләде.
Шул сәбәпле, Татьяна Николаевна редакция тормышында аянычлы хәлләр булып торуын да исенә төшерде. Әйтик, 1932 елда инде “Коммунистический путь” исеме  белән чыккан журналның баш мөхәррире Михаил Корбутның Өлкә комитетының 2 нче секретаре Бари Абдуллин шикаяте белән кулга алынуы, 1937 елда аның шул ук Бари Абдуллин белән бер камерада утыруы, хәтта аннан соңрак атылуы журналистларның йөрәген нык тетрәндерде.  1934 елдан журнал “Татарстан большевигы” исеме белән татар телендә дә дөнья күрә башлый. Аның баш мөхәррире Зәки Гыймранов та шәхес культы  корбаны була. Аңа гомере өзелгәндә 40 яшь тә тулмый әле.
Республиканы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгәндә  журнал белән Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Рафаэль Мостафин редакторлык итә.
Быел Татарстан  үзе дә бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан журналның  100 еллык санында  Андрей Кузьминның республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов белән оештырган “Идарә итү өчен мәгълүматлы булырга кирәк” дигән әңгәмәсен  укучылар, шәт,  яратып укыр.
Күргәзмә үзе дә бик мәгълүматлы, килегез, күрегез!
                                             Фото: ИА «Татар-информ»

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ