Татарстанда бала табучы ана үлгән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Республика клиник хастаханәсендә 33 яшьлек хатын-кыз үлү сәбәпләрен тикшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза ИА «Татар-информ».

«Фаҗига 22 ноябрьдә Казанда булды. Тикшерүчеләр әлеге хәл шартларын өйрәнә һәм кирәкле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсен хәл итә», — дип сөйләде Шептицкий.

Иикшерү кысаларында хатын-кызның үлеме һәм табибларның гамәлләре арасында бәйлелекне ачыклаячаклар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Добавить комментарий