Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Ел укытучысы» исеме билгеле булды

Казанда  респбуликаның иң яхшы укытучыларның исемнәрен игълан иттеләр. Быел «Ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең регион этабында 2000 укытучы катнашты. Зона этабында катнашучылар арасыннан 40 педагог...

Казанда  респбуликаның иң яхшы укытучыларның исемнәрен игълан иттеләр. Быел «Ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең регион этабында 2000 укытучы катнашты. 
Зона этабында катнашучылар арасыннан 40 педагог - «Ел укытучысы», 26 мөгаллим «Педагогик дебют» номинациясендә финалга үтте. Абсолют җиңүче укытучы исемен кичә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Татарстанның ел укытучысы-2019» һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булып 2нче интернат-лицей мөгаллиме Наил Мирсәетов  танылды.
– Республика этабында Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан килгән профессионаллар чыгыш ясавын исәпкә алсак, әлеге җиңү минем өчен бик тә мөһим. Мин җиңү яулавыбызга бик тә шат. Беренче чиратта, бу команданың уңышы, - дип уртаклашты укытучы.

Наил Мирсәетов Татарстанны «Россиянең ел укытучысы-2019» Бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итәчәк.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ