Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр бакчага түләүдән азат ителә

Республикада 7,2 меңнән артык бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк.Татарстанның күп балалы гаиләләре 2020 елның 1 гыйнварыннан өстәмә ярдәм чаралары алачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".  Өч һәм анн...

Республикада 7,2 меңнән артык бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк.
Татарстанның күп балалы гаиләләре 2020 елның 1 гыйнварыннан өстәмә ярдәм чаралары алачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".  Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Бүген бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте.
«Киләсе елдан өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр балалар бакчасы өчен ата – аналар түләвеннән тулысынча азат ителәчәк», - диде Татарстан Президенты.
Шулай итеп, республикада 7202 бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк. Бүген мондый гаиләләр гомуми бәясенең 50 процентын түли.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ