Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда үтәчәк референдум барышын Гомумроссия «Күзәтүчеләр корпусы» вәкилләре үз контролендә тотачак

Заманында «Татарстан моделе» дигән гыйбарә бик модада иде. Тик хәзер дә яшәешебезнең күп кенә өлкәләрендә республикабызны башкаларга өлге итеп куялар. Әйтик, авыл җирлекләрендә үзара салым җыюны оешты...

Заманында «Татарстан моделе» дигән гыйбарә бик модада иде. Тик хәзер дә яшәешебезнең күп кенә өлкәләрендә республикабызны башкаларга өлге итеп куялар. Әйтик, авыл җирлекләрендә үзара салым җыюны оештыруда тупланган тәҗрибәбез – моңа дәлил.


Илдә бу чара хакында сүз куерта башлаганнарына инде дистә елга якын. Тик Россиянең бер генә төбәгендә дә әле аны Татарстандагыдай оешканлык белән, авыл халкының югары активлыгы шартларында үткәрә алганнары юк. Әйтик, узган ел илнең 38 төбәгендә үзара салым җыю буенча референдум уздырылып, барысы 156 миллион сум акча җыелган булган, тик шунысы: бу салым акчасының 78 проценты Татарстан өлешенә туры килә. Димәк, Татарстанның авыл халкы референдум үткәрү нәтиҗәсендә җыелган салым акчасының җилгә очмавын, авылларындагы социаль мәсьәләләрне уңай якка үзгәртүтә файдасы барлыгын күрә, тоя. Аңлаган кешегә салым акчасының файдасы бар инде анысы.


Скриншот Скриншот видеозаписи 

Халыктан җыелган һәр бер сум акчага хөкүмәт бюджеттан тагын дүрт сум өстәп бирә. Моны мин туган төбәгем – Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы җирлеге мисалында да ачык тоемлыйм. Күп җирдә референдумда кеше башыннан 200 я 300 сум акча җыюны да сыкрап-сыкранып, үтә нык авырлык белән хәл итсәләр, якташларым елның-елында берәр мең сум җыярга карар кылалар. Нәтиҗәсе дә һәркемнең күз алдында: Олы Мәңгәр авылы җирлегендәге гомер бакый сазлык-баткаклыктан башы чыкмаган күпме урам-тыкрыклардан хәзер асфальт юлдан җилдермәле, чишмәләләре карап туймалы, зиратлары да чытырманлыктан арындырылып, коймалары яңартылды. Күмәк эш, бердәмлекнең күркәм җимешләре инде бу! 18 ноябрьдә буласы референдумда да якташларымның бердәм булып катнашачакларына шигем юк. Димәк, алар үзара салым акчасының бу юлы да максатчан кулланылачагына ышана. Ә менә халыкта сайлау-референдумнарның гадел оештырылачагына ничек ышаныч тудырырга? Бу сорау күпләрне борчыйдыр. Шул максаттан 2012 елда ук Россиядәге юристлар ассоциациясенең яшь юристларны берләштергән координацион советы башлангычы белән «Гадел сайлаулар өчен» күзәтчеләр корпусы» дигән Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте оеша. Инде соңгы алты елда Россиядә узган Россия Президентын сайлау, Бердәм тавыш бирү көннәрендә әлеге хәрәкәт активистлары сайлау кампаниясенең гадел узуын контрольдә тота. Беренче тапкыр буларак, 18 ноябрьдә Татарстанда узачак референдум көнендә дә сайлау участокларында аларның вәкилләре булачак. Аларның вәкаләтләре нидән гыйбарәт? Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар катнашында узган матбугат конференциясендә «Гадел сайлаулар өчен» күзәтчеләр корпусы»ның башкарма комитеты җитәкчесе Алена Булгакова, әлеге Хәрәкәт координаторы Даниил Шейко, аның Татарстандагы аппарат җитәкчесе Лилия Төхфәтуллиналар тәфсилләп сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ