Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яман шештән үлү очракларын 6 процентка киметү планлаштырыла

2024 елга Татарстанда яман шеш авырулары нәтиҗәсендә күзәтелгән үлем очракларын 100 мең кешегә 185 очрактан артмаслык дәрәҗәгә җиткерү планлаштырыла. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты «Яман шеш а...

2024 елга Татарстанда яман шеш авырулары нәтиҗәсендә күзәтелгән үлем очракларын 100 мең кешегә 185 очрактан артмаслык дәрәҗәгә җиткерү планлаштырыла. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты «Яман шеш авырулары белән көрәш» төбәк проектында каралган. Бу хакта «Татар-информ агентылгы» хәбәр итә.

Быел бу күрсәткеч – 100 мең кешегә 196 очракны тәшкил итә.
Шулай ук биш елдан соң Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЕГИСЗ) пациентның «Минем сәламәтлек» дип аталган шәхси кабинеты булдырылачак. Аның ярдәмендә рсепубликаның барлык хастаханәләренә кабул итүгә язылып булачак. Моннан тыш, авырулар үзләренең электрон карталарында табиб күрсәтмәсен карый алачак.

Узган елда Татарстандагы медицина оешмаларының 83 проценты ЕГИСЗ сервисын кулланган. Ә быел бу сан 85 процент булган. 2024 елга Татарстанның барлык хастаханәләре дә бу системаны кулланыр дип паланлаштырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ