Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда янгында өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз һәлак булган

Бөгелмә шәһәрендә узган төндә янгын була. Шәхси йорт янганда өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип я...

Бөгелмә шәһәрендә узган төндә янгын була. Шәхси йорт янганда өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
"Эшчеләр урамындагы йортта 30 квадрат метр мәйданда янгын чыгу турында хәбәр бүген төнге бердән соң килде", - дип сөйләделәр коткару хезмәтендә.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк, яна торган йорттан 25 яшьлек хатын-кызны күршеләре алып чыккан. Аны Бөгелмә Үзәк районы хастаханәсенә озатканнар. Бу хатын ис тиеп агуланган булган. Аның ике баласы янгында һәлак булган.
Янгын килеп чыгу сәбәбен белгечләр ачыклый.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ