Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның да үз «Сириус»ы булачак

Россия күләмендә сәләтле балаларны ачыклап, аларны табигать фәннәре, сәнгать, спорт, техник иҗат өлкәсендә иҗат мөмкинлекләрен үстерү максатында 2014 елда Сочида «Сириус» белем бирү үзәгенә нигез салы...

Россия күләмендә сәләтле балаларны ачыклап, аларны табигать фәннәре, сәнгать, спорт, техник иҗат өлкәсендә иҗат мөмкинлекләрен үстерү максатында 2014 елда Сочида «Сириус» белем бирү үзәгенә нигез салынган иде. Анда хәзер илебезнең төрле төбәкләреннән ай саен 10 яшьтән 17 яшькәчә булган 800 ләп бала гыйлем эсти. Шулай да һәр сәләтле баланың анда барып уку өчен вакыты да, җае да чыкмаска мөмкин. Югыйсә, Татарстаныбыз төрле яклап сәләтле яшьләрнең күплеге аерылып тора. Бу максаттан, республикабызда шактый үтемле чаралар күрелә. Республика олимпиада үзәге, аның карамагында «Дуслык» комплексы булдыруыбыз да – шуның дәлиле. Сәләтле балаларыбызны, аларның ата-аналарын, укытучыларын сөендерердәй тагын бер вакыйга көтелә: 1 сентябрь – Белем көнендә «Дуслык» савыктыру-белем бирү комплексы базасында Сочидагы «Сириус» үзәге үрнәгендә үзебезнең сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга теләктәшлек күрсәтү республика үзәген ачып җибәрәчәкбез. Анда ел саен меңнән артык сәләтле бала белем бирү программаларында катнашачак., тренинг һәм осталык дәресләрендә шөгыльләнеп, белемнәрен камилләштерәчәк. Республика үзәгендә 18 фәнни-тикшеренү лабораториясе, уку кабинетлары һәм мәйданчыклары булдырылган. Тиздән бу Үзәк карамагына Казандагы политехника көллияте бинасы тапшырылачак. Әлегә анда ремонт эшләре бара.
Укучылар өч төрле өлкәдә: фән, сәнгать һәм спорт юнәлешләрендә үз сәләтләрен арттыра алачак. Ай саен 18 көнлек смена. 1 сентябрьдә башланасы тәүге сменада дәресләр биология, җиңел атлетика, халык уен кораллары юнәлешендә оештырылачак. Беренче сменада барысы 120 ләп бала шөгыльләнергә җыена. Биредә уку бушлай. Яңа Үзәк эшчәнлегендә тагын нинди яңалыклар көтелә? Укучыларны кабул итү, укыту тәртибе ничегрәк? Киләчәккә нинди уй-планнары бар? Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә Республика үзәге спикерлары журналистларга бәян иттеләр.
Фото: tatar-inform.ru

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ