Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның халык артисты вафат

26 нчы июньдә 79 яшендә Татарстанның халык артисткасы  Һаҗәр Шәкүрова озак авырудан соң вафат булды.  Ул тамашачыга К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты буларак таныш. Һ...

26 нчы июньдә 79 яшендә Татарстанның халык артисткасы  Һаҗәр Шәкүрова озак авырудан соң вафат булды.  Ул тамашачыга К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты буларак таныш. 
Һаҗәр Шәкүрова республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанган, театрга һәм актерлык сәнгатенә тугрылык үрнәге булган зур шәхес иде, дип искә алалар театрда.
Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1963-1964 нче елларда Курчак театрында, ә 1964 нче елдан Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый.
Артист Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” спектаклендә Айгөл образында уйный. В. Сәйфуллинның “Умырзая” спектаклендә – Әлфия, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә – Камилә, Т.Миңнуллинның “Гармунда уйный беләсеңме?” спектаклендә – Мәрзия, Г.Зәйнашеваның “Җаным җәл түгел сиңа” спектаклендә — Зөһрә  ролләрен башкара. Аяз Гыйләҗевның “Көнбагыш” спектаклендә Лиза образы булды. Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә тынгысыз “Мөршидә, И. Грекованың “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендә сугыш блокадасын кичергән Флюра, У. Гаджибекованың “Аршын мал алан” спектаклендә хәйләкәр, шаян Җиһан ролләрендә уйный. 
Һаҗәр Закированың эшчәнлеге: ТАССР ның атказанган артисткасы (1979), ТАССР ның халык артисткасы (1999) дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде.
Фото: tinchurinteatr.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ