Аның бүгенге тормышы җәннәт кебек

Венера Фаварис АФЗАЛОВА,

Азнакай районы Актүбә ш.т.п. 1 нче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы

Педагог буларак эш стажы 24

Мәлбагыш авылында үрнәк алырдай, олы хөрмәткә ия кешеләр шактый. Шуларның берсе – Әнисә апаСабитова.

-Без сугыш чоры балалары. Мин күргәннәрне сезгә күрергә язмасын! – күрешкән саен Әнисә апа шулай ди. – Сугышка кадәр дә тормыш мине иркәләп үстермәде. Өч яшьтән әнидән, унике яшьтә әтидән калып, үги әни, үги әби…   Үстем дип әйтүе генә ансат, алар мине ике елдан: «Теләсә нишлә, йә юлдан яз, йә тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт тапсаң — кеше бул!» — дип урамга куып чыгардылар…

Мәлбагышта җидееллык мәктәпне бишлегә генә тәмамлагач, Бөгелмә педучилищесына укырга керә ул. Аның өчен уку — иң зур бәхет, күккә ашкан хыял була. Әнисә апа әле дә ул чакларны ачык хәтерли: көненә 500 грамм ипи бирә торган булганнар, ул аны сатып, кием алган. Авылга кайткач, гади укытучы булып кына калмый, сугышта әтиләре, якыннары үлгән балаларга әни дә була. Тормышка чыккач, Әнисә Барый кызы читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Мәлбагыш мәктәбендә 37 ел хезмәт итә. Үзен белемле педагог итеп таныта, күп еллар завуч булып эшли. Яшь укытучыларның остазына әйләнә.

-Мин баласын укытмаган бер генә йорт та юктыр авылда, — дип, Әнисә апа әле дә үз укучыларының уңышларына сөенеп яши. Берсеннән-берсе акыллы, эш сөючән өч ул тәрбияләгән ана ул! Минзаһиты — Татарстанның атказанган табибы, Казанның 11 нче поликлинакасында баш табиб. Әнисе — ике югары белемле нефтьче, Фәнисе З0 елдан артык гомерен кеше сәламәтлеген саклау өлкәсенә багышлаган.

Бүген Әнисә апа бик бәхетле әби — 8 оныгы да югары белемлеләр, араларында хәтта доцентлар да бар, 8 оныкчыгы үсеп килә. Тормыш иптәше Суфиян абый белән авылда иң матур, тату гаилә булып яшәделәр. Кызганыч, моннан 19 ел элек ире фани дөньядан китте. Әнисә апа хәзер дә аны сагынып, тормыш учагын саклап яши. Бакчасына керсәң, ис  китмәле гөлләр!

-Яшьлегемә кире кайтмас идем, бик авырлык белән үтте. Кияүгә баргач кына рәхәткә чыктым. Бүгенге тормышым — җәннәт төсле, Аллага шөкер, — ди Әнисә апа. Кыенлыкларны җиңгән бу олы җанлы кеше җилкәсендә авыр тормыш йөге, маңгаенда тирән җыерчыклар, чәчләрендә ак бәсләр… Шулай да, Әнисә апа әле дә сөйкемле, көчле рухлы… Остазларның остазы, авылыбызның йөзе ул.

Әйе, Әнисә Бариевна укыткан еллар бик авыр булган. Ләкин хәзерге чорның да үз авырлыклары килеп чыгып кына тора. Авыл мәктәпләрендә алган белем, шәһәрнекеннән бер генә дә ким димәс идем. Чөнки, авыл җирлекләрендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр саны артты, мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек интерактив такталар, компьютер класслары бар. Югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылары да күп.

Авыл укытучысын иң борчыган проблема – мәктәпләрдә укучылар саны кимү һәм мәктәпләр ябылу. Авылларда елдан-ел укучылар саны кими. Мәктәпләр ябыла. Бүгенге көндә башлангыч мәктәбе дә булмаган авылларның саны арта. Мәктәбе булмаган авыллар яшәүдән туктый.

Минем уйлавымча, укучылары аз булган сыйныфларны берләштерү дә, белем сыйфатына тискәре йогынты ясый. Программаларның катлаулылыгын исәпкә алсак, 45 минут эчендә ике сыйныфка белем бирү һич мөмкин түгел, әле җитмәсә шуның берсе беренче сыйныф булса. Менә үткән ел минем 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары (6 һәм 7 бала) белем алды, ә менә быел 1 һәм 3 нче сыйныфлар (5 һәм 6 бала).

Хәтирәләр белән тулы узган хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, өмет тулы күз карашлары күз алдына килә. Инде 24 елдан артык вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында…

Ә бит ул вакытта мин үзем дә акыллы киңәшләргә бик мохтаҗ идем. Хәзер менә ничә еллар узгач та, танып, рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар. Кире яшьлеккә алып кайталар. Бу минутларда күңелне рәхәтлек биләп ала. Хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың.

Гамәлгә кертелгән федераль дәүләт белем стандарты баланың күпьяклы үсешен күз алдында тота. Укучыларым ФГОС буенча белем ала башлады. Алар сынатмады, боларны уку елы башында һәм ахырында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләреннән күрәбез. Яңа стандартта дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу юнәлештәге эшчәнлек балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерүгә ярдәм итә, гамәли күнекмәләренә, сәләт мөмкинлекләренә яхшы тәэсир итә. Әмма азкомплектлы укыту шартларында проблемалар да бар. Әлеге кыенлыклардан чыгуның нәтиҗәле юлларын табу да укытучыдан зур осталык сорый.

Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән-үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.

Белем һәм тәрбия биргән балаларның сине якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү — гадел һәм намуслы хезмәтем нәтиҗәсе, димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау юкка булмаган.

 

 

Категория:

Добавить комментарий