Апа, хәлләрегез ничек?

Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?

Раушания БАҺАВЕТДИНОВА,

Әгерҗе районы Красный Бор урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик стажы — 35 ел

Апа, хәлләрегез ничек?

Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

Һәрвакытта гадел, түзем дә.

Иң хөрмәтле, матур кеше булып

Каласыз Сез күңел түремдә.

Шушы юлларны укыганда сайлаган һөнәрем белән чын күңелдән горурланам мин. Әйе, мин дә укытучы, гади бер авыл укытучысы, утыз биш ел авыл балалары белән үткән еллар, бары бер авыл, бер мәктәп…. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп киткән. Еллар узган саен, үз-үземә сорау бирәм: җырларда җырланганча, иң гүзәл кеше була алдыммы икән мин балалар өчен? Укучыларымның күңелен рәнҗетерлек гамәлләрем булмадымы икән?

Авыл Сабантуена чыктым быел. «Апа, исәнмесез! Апа, хәлләрегез ничек?. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, кебек матур бит безнең авыл, әйеме, апа!» – дип, укучыларым килеп кочакладылар үземне. Әй, сөенүләрем шул чакта, тырышуларым бушка китмәгән: элеккеге укучыларым тормышта үз юлларын тапканнар икән, анда минем дә өлешем бар. Аларның миңа булган хөрмәтләре күзләрендә, йөзләрендә.

Укытучы булу, нәни балаларга белем һәм тәрбия бирү – минем балачак елларымның изге хыялы булды. Чөнки без үскән чордагы авыл баласы өчен укытучыдан да бөек, буй җитмәслек һөнәр иясе юк иде. Күз алдыма шундый күренеш килеп баса: юл буйлап икәү атлый. Ак яулыкларын динебез кушканча япкан әбием дә быел укырга керергә хыялланучы 7 яшьлек кыз бала, ягъни мин, күрше Тәкәнеш авылында яшәүче туганнарыбызга кунакка барабыз. Әбием мине юл буе өйрәтеп барды: Сара апаң укытучы, ул зур җирдә укыган – Казан калаларында. Үзеңне бик акыллы тот, матур сөйләш, юк-бар сүзләр сөйләшмиләр укытучылар. Әбиемнең киңәшләрен тыңлый-тыңлый барып та җиттек. Капканы ачык керсәк: гап-гади халаттан ягымлы гына бер апа тавыкларга җим сибеп тора. Менә сиңа мә: авыл апалары кебек халат кигән, тавыклары да бар, укытучы түгелдер бу, дип уйларга өлгермәдем, «Сара апаң белән күреш», – дип, әбием минем аркама кагылып куйды. Мөхәммәт ага Мәһдиев язганча «укытучы да бәрәңге ашый икән», булып чыга инде. Чәй өстәле артында Сара апа матур күлмәктән утырды. Алар чәй эчә-эчә сөйләшеп калды, мин бакчага чыктым. Ә анда тәртип, чисталык, күңеллелек. Менә бу күренеш моңа кадәр минем күз алдымда тора. Кайтканда юл өстендәге зиратка кереп, әбием туганнары рухына дога кылганда, бу балага, Ходаем, тел ачкычлары биреп, иман нурлары сеңдерче, дия-дия, изге теләкләрен теләде. Әбиемнең, Сара апасы кебек мөгаллим булса иде, дигән теләкләре миңа укытучылык һөнәренә юл күрсәткәндер.

Хыялым мине 1978 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология бүлегенә алып килде һәм 1983 елдан алып бүгенге көнгә кадәр балалар арасында мин.

Укытучы… Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Юкка гына: «Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының тагын шундые да булыр, туфрак булачак бер баланы алтын итә белер», – дип язмагандыр күренекле галим Риза Фәхретдин. Мин, бер сүзсез, укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

Ә нигә соң хәзер авылларда мәктәп, укытучылар тискәре яктан телгә алына башлады. Ни өчен укытучының абруе төшә? Моңа кем гаепле? Җәмгыятьме? Өстә закон чыгарып утыручылармы? Берәүләр мәктәптә тәртип йомшак булудан, икенчеләр исә, укытучыларның төпле белем бирмәүләреннән зарлана. Тирәннән уйлап карасак, укытучының дәрәҗәсе төшүнең башка җитди сәбәпләре дә бар. Шуларның берсе – мәктәпләр эшчәнлегендә һәрдаим үзгәртелеп торган реформалар. Күпме үзгәртеп корырга мөмкин ул мәгарифне? Иң гаделсез реформа – оптимальләштерү политикасы. Безнең мәктәпне дә читләтеп үтмәде ул: бинасы иске дип, мәктәбебезне ябып, автобуста ике рейс ясап, 15 км ераклыктагы мәктәпкә йөри башладылар. Күндәм авыл укытучысы анысына да ризалашты: сайлап алырга мөмкинлек юк. Мәктәбе ябылган авылның киләчәге беркемне дә борчымый. Авыл укытучысының абруен төшереп кенә калмыйча, аның кешелеген таптый торган икенче сәбәп – гаделсез, мин-минлекле мәктәп директоры, дип әйтә минем рәнҗетелгән күңел.

Укытучы абруен, дәрәҗәсен төшерүче тагын бер сәбәп – ата-аналарның балалары янында укытучыны тикшерүе. Баласы дәрестә начар билге ала — әнисе баланы яклый, укытучыны гаепли. Әти-әнисенең яклавына нык ышанган бала укытучыдан курыкмый инде. Бу безгә әбиләр, әти-әниләр өйрәткән «укытучыңны тыңла, берүк каршы әйтмә» дип, укытучыны хөрмәтләргә өйрәтү түгел инде. Тик шулай да, мәктәп мәктәп инде ул. Миңа башка һөнәр кирәк түгел, яңадан сайларга кушсалар да, шушы хезмәтне сайлар идем.

Мин авыл укытучысы – укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. «Мин анда укыдым», дип горурланырлык укучыларың булу, зур бәхеттер дип уйлыйм Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һәм авыл мәктәбендә эшләвемә һич үкенмимен. Булмасын мактаулы исемнәре дә, минем яныма килеп: «Апа, хәлләрегез ничек?» – дип, эндәшүләре үзе ни тора!

Добавить комментарий