Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы нинди ул?

 Бүгенге шартларда ул югары дәрәҗәләргә ирешә аламы?Айгөл Ильяс кызы ВӘЛИЕВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыБашлангыч сыйныфта эш тәҗрибәм -11 ел.Укыт...

 

Бүгенге шартларда ул югары дәрәҗәләргә ирешә аламы?


Айгөл Ильяс кызы ВӘЛИЕВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Башлангыч сыйныфта эш тәҗрибәм -11 ел.
Укытучы үз фәнен тирәнтен белеп,үзенең көчен укучыларга белем, тәрбия бирүгә багышлый икән, авыл мәктәбе шартларында да югары унышларга ирешергә мөмкин.
Шушы сорауларга җавап минем язмамның герое 37 еллык эш стажы булган укытучы Набиуллина Галия Гыймран кызы мисалында булыр.
Йокысыз төннәр, эзләнүләр, яңалыкка омтылу хас әлеге укытучыга. Укытучы максатына ирешер өчен бөтен көчен, тырышлыгын кызганмаса гына унышка ирешә ала.Кечкенә генә орлыктан тишелеп чыккан чәчәк бөтен дөньяны гүзәлеккә күмә. Чәчәкләргә никадәр күп тәрбия бирсәң, алар шулкадәр матур,тирә - юньгә ямь биреп тора. Белем дөньясында да шулай. Укучыларга белемеңне никадәр тирәнтен бирәсең, аның нәтиҗәсе дә югары була. Мәгьрифәт орлыклары чәчеп балаларда үз фәненә кызыксыну уята аласың икән, димәк син укытучы исеменә лаек. Химия фәненә булган кызыксыну химик тәҗрибәләр аша да сеңдерелсә, ә  биология фәненә карата кызыксыну  мәктәп яны тәҗрибә участогы аша тормышка ашырыла.Чөнки Галия Гыймран кызы мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе дә. Ел саен укучылар мәктәп бакчасында эшләп алган теоретик белемнәрен практик рәвештә кулланалар.Кәбестә,кыяр,помидор,кишер,бакча җиләге,культуралы үсемлекләр үстерү серләренә төшенәләр.Мәктәпнең тирә ягына аллы-гөлле чәчәкләр ямь биреп тора. Мәктәп яны тәҗрибә участогы алдынгы урыннарга лаек була.
Мактау грамоталары, укучыларның фән олимпиадаларында ирешкән уңышлары укытучының эшчәнлеген күрсәтеп торучы дәлил. 2019 елгы чыгарылыш укучысы Энҗе Галимова  химия фәне буенча 96 балл җыюга иреште. АлсуХафизова, СөмбелАльмиева  дә 84 тәр балл туплаган укучылар.
Укытучы 2011 елда БДИ форматында тестлаштыру үтеп 96 баллга лаек була. Ә югары уку йортларында химия,биология юнәлеше буенча укучыларның саны 35 тән артып китә. Алар арасында тормышларын медицина өлкәсе белән бәйләүчеләр дә күп.
Галия Гыймран кызы республика конкурсларында да җиңүче исеменә лаек була.Шуңа да ул үзенең эш тәҗрибәсен башка мөгалимнәр белән уртаклашырга,фикер алышырга тырыша.Моның өчен социаль челтәр укытучының профессиональ дәрәҗәсен күрсәтүче мөмкинлек.  Ул дәрес эшкәртмәләрен NS порталында урнаштыра, укытучылар белән үзенең эш тәҗрибәсен уртаклаша.
2020  елда дистанцион укуга күчәргә туры килгәч тә  Zoom программасын кулланып республика күләмендә ачык дәрес бирергә өлгерә. Дәресе югары бәяләнә.
Галия Гыймран кызы һәр укучыга шәхси якын килеп укучыларны аңлап эшләүче сыйныф җитәкчесе дә. Аның сыйныфында тәрбияләнүче укучылар мөстәкыйль,эш яратучан,пөхтә.Укучылары мөгаллимнәренең уңай сыйфатларын үзләрендә булдырырга тырышалар. Күңеле ак кәгазь бите кебек чиста,матур,эчкерсез укытучыга укучылар серләрен сөйлиләр,әниләредәй якын итәләр.Үзләре әти-әни булып югары унышларга ирешкән укучылары һәрдаим рәхмәт әйтеп,хәлләрен белеп торалар.
Галия Гыймран кызының улы да Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы. Әнисенең хезмәтен өлге итеп алучы, эзләнүчән яңалыкка омтылучан яшь педагогларның берсе.
Шәһәр мәктәбеме,авыл мәктәбеме укытучы үз өстендә эшләсә, мәктәптә укыту өчен шартлар тудырылган икән кайда да югары унышларга ирешергә мөмкин.Бары тик замана белән бергә атларга,яңа технологияләрне эшендә кулланырга,бер урында тукталып калмаска кирәк.
Мин үземдә Галия Гыймран кызының укучысы буларак, аның белән горурланам. Аннан үрнәк алам. Эш тәҗрибәмдә аның алымнарын кулланам, киңәшләрен тынлыйм. Шуңа да рәхмәтем чиксез аңа.
Мәктәп яшәсен, мәктәптә кыңгырау тавышы, балалар шау-шуы тынмасын,  дигән теләктә калам!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ